Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
2 декабрь 2023, 06:15

«Балкыш”ның чираттагы балкышы

Район “Маяк” гәзите редакциясе янында эшләп килгән “Балкыш” әдәби берләшмәсе әле чагыштырмача яшь оешма. Быел аның кечкенә - ун яшьлек юбилее билгеләп үтелде.

«Балкыш”ның чираттагы балкышы«Балкыш”ның чираттагы балкышы
«Балкыш”ның чираттагы балкышы

Яшь кенә булса да, башкарган эшләре байтак. Соңгы вакытта “Балкыш” иҗат берләшмәсенә бар гомере район “Маяк” гәзите эшчәнлеге белән бәйле булган журналистика ветераны Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова җитәкчелек итә. Үзенең үткен мәкаләләре, хезмәт батырлары турындагы очерклары, тормышчан хикәяләре белән райондашларга яхшы таныш булган журналист лаеклы ялга чыккач та тик ятмый. Аның повестьлары, хикәяләре даими рәвештә республикабыз матбугатында күренеп тора. Бүгенге көндә “Балкыш” әдәби берләшмәсенә уннан артык каләм тибрәтүче йөри. Берләшмә әгъзаларының язмалары әледән-әле район гәзите “Маяк” битләрендә, республика “Ағиҙел”, “Тулпар” журналларында, “Кызыл таң”, “Өмет” һ.б. басмаларда чыгып тора. Иҗатчылар район күләмендә, авылларда үткән чараларда да актив катнашып килә. Шундый күркәм кичәнең чираттагысы - якташларыбыз иҗатына битараф булмаган авыл халкы белән очрашу Сүлте авылы китапханәсендә үтте.

Ямьле Базы елгасы буенда урнашкан шигъри табигатьле бу авыл безгә танылган композитор Данил Хәсәншинны, шагыйрь-язучылар Рафаил Хафизовны, Илдус Тимерхановны (әнисе безнең авылдан) биргән. Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнүче, төрле елларда Башкортстан “Китап” нәшриятында һәм үзнәшер белән чыккан дүрт китап авторы, “Балкыш” әгъзасы Мөнәвис Низаметдинов та шушы а в ы л д а я ш и . К и л г ә н кунаклар башлап, Сүлте китапханәсе мөдире Рәмилә Хурамшинаның шушы шәхесләрнең тормышына һәм иҗатына багышлаган күргәзмәләре белән танышты. Бер-бер артлы сәхнәгә чыккан үзешчән җырчылар Мансур Хөрмәтуллин, Мәрьям Газизова, Наилә Бакирова, Гөлчәчәк Хәмидуллина җитәкчелегендә Сүлте мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Умырзаялар” төркеме чыгышлары бу иҗат һәм җыр бәйрәменә аеруча бер тантана өстәде.

Очрашуга ашкынып килгән каләм тибрәтүчеләрнең дә әйтер сүзләре күп иде. Берләшмә җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова шушы төбәктә туып-үскән, кызганычка каршы, шушы көннәрдә мәрхүм булган шагыйрь Рафаил Хафизовның иҗатына байкау ясады, шагыйрьнең берничә шигырен укып ишеттерде. Ул үз чыгышында мондый иҗади очрашуларның мөһимлеген ассызыклады.

Соңгы вакытларда ялкынланып иҗат итүче берләшмә әгъзасы, үзнәшер белән чыккан берничә китап авторы шагыйрь Рәлиф Шагалиев тумышы белән Яңа Тормыш авылыннан. Аның Янтуган авылына багышлап шигырь язуы, һәм шул текстка көй яздырып, җыр иҗат итүе барсын да таң калдырды. Матур аһәңле тавышы белән җыр башкарып күрсәтүе һәм китапханәгә китапларын бүләк итүе ямь өстенә ямь булды. Очрашуга килгән кунакларның тагы да берсе - проза өлкәсендә иҗат итүче Мәрьям Шәмсиева үзе иҗат иткән хикәясеннән бер өзекне яттан сөйләп, күңелне тетрәндерде, көчле алкышлар яулады.

Чарада катнашканнар якташлары шагыйрь Мөнәвис Низаминың иҗаты турында эчке бер горурлык һәм ярату белән телгә алдылар. Аның төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен матур итеп яттан сөйләделәр. Бәйрәмдә якташыбыз Торачы авылы кызы Дамира Сәетова репертуарыннан Мөнәвис Низами сүзләренә Агыйдел шәһәре композиторы М.Мостафин тарафыннан язылган “Яшик әле”җыры күңелләргә тагы да илһам бирде. Халык исеменнән чыгыш ясаган ветеран укытучы Әнүзә Гәрәева, авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлчәчәк Хәмидуллина, әдәбиятны яратучы Наилә Шакирова үз чыгышларында авыл тормышы тарихын бәян итте һәм “Балкыш” әдәби берләшмәсенә яңа иҗади уңышлар теләде. Сүлте китапханәсе мөдире Рәмилә Хурамшина тарафыннан матур итеп алып барылган чара җанлы әңгәмә белән чәй табыны артында тәмамланды. Килгән кунаклар да, авыл халкы да яңа очрашулар теләп таралышты.

Вәзилә НИЗАМЕТДИНОВА, Сүлте авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас