Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
2 декабрь 2023, 06:30

Мөһим вакыйгалар шаһиты

Русия башлангыч һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Сәлимҗан МУЛЛАЯНОВНЫҢ исеме республикада киң танылу алган.

Мөһим вакыйгалар шаһитыМөһим вакыйгалар шаһиты
Мөһим вакыйгалар шаһиты

Район үзәк китапханәсендә сәлимҗан Муллаяновның «Кайнар йөрәкләр» китабын тәкъдим итү чарасы узды.

“Кайнар йөрәкләр” китабы районыбызда комсомол оешмасының яшьләр хәрәкәте башлануга 100 ел тулуга багышлап чыгарылган. Әлеге җыентыкка район белән бәйле булган иң чагу вакыйгалар турында истәлекләр тупланган, архив материаллары кертелгән, китап төрле еллардагы фотосурәтләр белән баетылган. Китапның сюжет линиясендә Гражданнар, Бөек Ватан сугышы еллары, аннан соңгы чорлардагы район комсомол оешмалары тарихы ачык чагылдырылган. Авторның комсомол тормышының уртасында кайнавы, бик күп мөһим вакыйгаларның шаһиты булуы китапның эчтәлеген тагы да кызыклы итә.

Русия башлангыч һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Сәлимҗан Муллаяновның исеме республикада киң танылу алган. Ул 1946 елның 5 сентябрендә Югары Череккүл авылында гади колхозчы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама буенча Караганда шәһәренә юллана. Анда ремонт заводында мастер булып эшли. Төркестан хәрби округында хезмәт иткәннән соң, Югары Яркәйдәге 10нчы һөнәрчелек-техник училищесы преподавателе, 1971-1973 елларда –ВЛКСМның Илеш райкомының икенче, 1973-1979 елларда – беренче секретаре, 1979-1983 елларда – “Заря коммунизма” колхозының партком секретаре, 1983-1987 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы, Күгәрчен райкомы секретаре, 1987-2008 елларда – Морак, Югары Яркәйдәге һөнәрчелек-техник лицее преподавателе, директор урынбасары булып эшли.

“Кайнар йөрәкләр” китабын тәкъдим итү кичәсенә Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районыбызның Почетлы гражданины Фәһим Әюпов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның мәгариф отличнигы Рәмил Нуретдинов, РСФСР һәм БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Сәгыйть Муллаәхмәтов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Нурисламов һәм башкалар килгән иде.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиев күп көч салуны таләп иткән хезмәте өчен Сәлимҗан Муллаяновка рәхмәт сүзләре җиткерде һәм муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәлимҗан Муллаянов бу көнне район башкортлары Корылтае башкарма комитетының Рәхмәт хатын да алды. Аны Илеш районы башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты рәисе Илшат Сибәгатуллин тапшырды.

Кичәнең сценарие китапның эчтәлеге буенча төзелеп, алып баручы тамашачыларны һәр бүлек белән таныштырып барды. “Яңа җәмгыятьне оештыруда катнашу – комсомоллар һәм яшьләрнең төп бурычы” дигән бүлектә автор иң беренчеләр сафына баскан комсомолларның фаҗигале язмышы белән дә таныштыра.

Китапның Бөек Ватан сугышыннан соңгы тыныч тормышны тасвирлаган өлешендә зур хөрмәт һәм ихтирам белән Зәки Кнәзханов, Бәдәви Мөхәммәтдинов, Вил Гаскаров, Тимерсалих Вәлиев һәм башка ВЛКСМ съезды делегатлары, Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Рәмил Хәмидуллин, Фәвәдис Мостафин, Җиңү байрагы алдында, Кремльдә фотога төшү хокукы алган хезмәт батырлары Радик Мөхәммәтгалиев, Зөлфирә Шәехморзина, Шәрифҗан Муллаянов мәктәп һәм училище (БАТК) укучылары, уңган яшь игенчеләр, терлекчеләр, комсомол-яшьләр коллективлары, бик күп комсомол оешмалары хезмәткәрләре хакындагы материаллар тупланган. Кичәдә Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Рәмил Хәмидуллин һәм Фәвәдис Мостафинның катнашуы тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.

“Кайнар йөрәкләр”дә районның “Чагыл” халык театры һәм “Яшьлек” халык бию ансамбле тарихына да зур игътибар бирелгән, нәкъ шушы коллективларга иң актив, дәртле, моңлы, иҗади күңелле яшьләр бергә тупланган була. Алар актив тормыш та алып бара, эштә дә алдынгылардан була.

Һәр чыгыш ясаучы комсомолның үз язмышында зур роль уйнаганын ассызыклады. Ә автор үзе комсомолның яшьләрне тәрбияләүдәге роле, ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә алып барган эшләре хакында сөйләде.

-Бу китап өстендә эшләве җаваплы, авыр һәм кызыклы да булды, чөнки җыентыкка кергән күп геройларым – бергә хезмәт, тормыш юлы узган кешеләр. Шуңа күрә дә китаптагы һәр хәрефкә, ноктага, өтергә зур җаваплылык белән карадым, - диде автор.

Кичә җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашачыларга Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илшат Сибәгатуллин, Рәсидә Мостафина, Эльвира Миңнеголова, Башкортстанның атказанган табибы Зөһрә Хәлиуллина, Лилия Хәйбрахманова, Рәйлә Зарипова, Эльмира Насыртдинова матур җырларын бүләк итсә, Фәрәһия Гыйлемханова үзе иҗат иткән шигырьне укыды.

Кичәне “Без барыбыз да монда җыелдык” дигән күргәзмә бизәде.

Клара ХӘЛИУЛЛИНА, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас