Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
4 декабрь 2023, 11:30

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан

Халыкара инвалидлар көне уңаеннанХалыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан

3 декабрьдә күп кенә илләрдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиешле көн.

Кадер  авыл советы авыл биләмәсендә күп кенә халыкның инвалидлыгы бар, алар арасында балалар да исәпләнә. Кайвакыт төрле авырлыкларны җиңү никадәр авыр икәнен алар үзләре генә белә.

Кызганычка каршы, инвалидлар арасында төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калганнар да бар. Шулай да алар тормыштан ямь табып яшәргә тырышалар.

Эльвира Сабирҗан кызы җитәкчелегендәге "Мәдинә" хәйрия үзәге бәйрәм хөрмәтенә инвалидларга бик күп бүләкләр, сыйлар таратты.

Эльвира Сабирҗан кызына битараф булмаганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Сәламәтлекләре чикләнгән барлык кешеләргә сабырлык, рух күтәренкелеге, иминлек һәм матур кәеф телибез.

Чыганак

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас