

Мәгариф идарәсе коллективы беренче кирәк-яракларлы товарларны тулыландырды һәм гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырды. Бу товарлар арасында: фонарьлар, дымлы һәм махр сөлгеләр, балык консервалары, азык-төлек һәм башка күп нәрсәләр.
-Районның педагогик коллективлары - Андреевка, Базытамак, Карабаш, Кадер, Дөмәй, Үрмәт, Югары Манчар, Иске Кыргыз, Аккүз, Рсай, Ишкар, Түбән Черекүл, Ябалак, Бишкурай, Исәмәт, Иске Куктау, Этәй мәктәпләре гуманитар ярдәм җыю пунктына банкалы өй әзерлекләре һәм озак саклана торган продуктлар китерде - тушенкалар, консервалар һ. б.
-Югары Яркәйдә яшәүче Нәфисә Төхфәтуллина сугышчыларыбыз өчен җылы оекбашлар бәйләп тапшырды.
Бүген Ватанны саклаучыларга мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим. Ярдәмнең асылы матди ярдәм күрсәтү генә түгел, ә солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим. Батыр егетләребезне туган иле, туганнары, авылдашлары, хәтта таныш булмаган кешеләрнең дә хәтерләве зур куаныч.
Ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!