+21 °С
Болытлы


"Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" төбәк программасы кысаларында безнең район үзәк дәваханәсенә яңа видеоэндоскопия системасы кайтты.
Система ашказаны-эчәк трактын тикшерү өчен, шулай ук хирургик патологияләр һәм эндоскопик тикшеренү үткәрү һәм башка авыру белән авыручыларны диагностикалау өчен тулы программа комплексына ия. Яңа система ярдәмендә операцияләрне кечкенә тишекләр аша үткәрергә мөмкин.
Милли проект ярдәмендә медицина учреждениеләренең матди-техник базасы яңартылуы бик сөендерә.