Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
7 декабрь 2023, 09:15

Уңышлар артында – тырыш хезмәт

Илсөяр ЗАРИПОВА Иске Күктау авылында Сәрмәдия һәм Әзһәр Шафыйковлар гаиләсендә дөньяга килә.

Уңышлар артында – тырыш хезмәтУңышлар артында – тырыш хезмәт
Уңышлар артында – тырыш хезмәт

Районыбыз басуларда, фермаларда, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләрендә көнне-төнгә ялгап эшләүче уңганнары белән республикабызда дан тота. Әйе, чынлап та, авыл халкы тынгысыз, тырыш булса гына уңышларга ирешә ала.

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте – районда гына түгел, республикада алдынгы хуҗалыклардан санала. Басучылыкта, терлекчелектә эшләүчеләре, белгечләре, урта звено кадрлары һәрвакыт мактаулылар сафында. Җәмгыятьнең Иске Күктау товарлыклы-сөтчелек фермасында озак еллар учетчы булып эшләүче Илсөяр Зарипова шундыйлардан. Авыл уңганы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Илсөяр Зарипова Иске Күктау авылында Сәрмәдия һәм Әзһәр Шафыйковлар гаиләсендә дөньяга килә. Беренче бала булгач бик иртә кул арасына кереп, йорт мәшәкатьләрендә булышып үсә. Әтиәнисе бар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлап, көне-төне колхоз эшендә була. Моңа һич кенә дә аптырыйсы юк, чөнки әлеге буын кешеләре туган якка – авылга, колхозга хезмәт итүне бар нәрсәдән өстен күрә. Сер түгел, үзләренең шәхси дөньясы, мал-туары, балачагалары икенче планга куела. Өстәлдә икмәк, сөт-катык, ит булсын, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча планнар үтәлсен – әнә шулай, дип фикер йөртте ул заман кешеләре.

И.Зарипова Иске Күктау урта мәктәбен тәмамлагач, Уфага юллана. Биредә 63нче һөнәри-техник училищега укырга керә һәм оператор-монтажчы белгечлеге буенча кулына диплом ала. Арытаба башкаладагы заводка һөнәре буенча эшкә урнаша. Дүрт елдан соң туган якларына кайта һәм авылдашы Рәмил Мәсәбих улы белән гаилә учагы кабызалар. Хезмәт юлын Иске Күктау сөтчелек фермасында савучы булып дәвам итә.

Илсөяр Әзһәр кызы 2011 елдан хуҗалыкның Иске Күктау фермасында учетчы һөнәрен башкара. Эшкә җитди караш, тырышлык, һәр кушылганны төгәл үтәү кебек сыйфатлар бизи уңган хезмәткәрне. Җәмгыятьнең күрсәткечләре елдан-ел артуында аның да лаеклы өлеше бар. Ул малларны туган көненнән исәбен алып бара, көн дә сөтнең чисталыгын, майлылыгын тикшереп тора. Гомумән үз һөнәрен яратып, бар күңел җылысын биреп, төгәл башкара.

- «Урожай» хуҗалыгында эш кешесенә хөрмәт зур. Биредә хезмәт хаклары вакытында түләнә, бер бәйрәм дә мулдан әзерләнгән күчтәнәчләрдән башка узмый. Фермага да терлекчеләрне машина йөртә. Ял итү бүлмәсендә эшчеләргә бераз хәл җыеп, чәй эчеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Коллективыбыз бик дус, аңлашып эшлибез. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Җиһанша улы да һәрвакыт хәлләребезне белешеп тора. Югары бүләккә лаек булуыма бик сөендем. Хезмәтемне күрә белгән өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтлемен, - ди авыл уңганы И.Зарипова.

Тормыш иптәше Рәмил Мәсәбих улы белән 35 елга якын тату яиләр. Ике малайга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Олы уллары Илдар Гөлнур белән Нефтекама шәһәрендә яши, ике бала – Азалия һәм Даниярны тәрбиялиләр. Рәмзил ТРның Түбән Кама шәһәрендә төпләнеп, Элиза белән уллары Ризванны үстерәләр.

«Балаларның кайтканын көтеп алабыз. Оныкларыбыз безнең янга кайтам, дип кенә тора. Шул сүзләрне ишетү – үзе зур сөенеч. Авыл җирендә рәхәт шул, уйнарга да иркен. Исән-сау гына булсыннар», - ди Илсөяр Әзһәр кызы.

И.Зарипова туган җиренә тугрылыклы һәм булдыклы булып, хезмәт сала. Аның югары һөнәри осталыгы, фидакарьлеге, түземлелеге, ныклыгы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек, күпләргә үрнәк булып тора.

Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас