+24 °С
Яңгыр


7 декабрьдә Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында иртә эстетик үсеш төркеменең ата-аналары өчен җыелышы узды.
Сәнгать мәктәбе укытучысы Имаева Айсылу Гыйльмулла кызы ата-аналарга балаларның эстетик культурасын формалаштыру проблемалары, интеллектны үстерү өчен дәресләрнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук ата-аналарның актуаль сорауларына җавап бирде.
Җыелыш башлангыч сыйныф укучыларының концерты белән тәмамланды.
Чара бик мәгълүматлы һәм ата-аналар өчен файдалы булды.