+22 °С
Яңгыр


Русия Федерациясе Конституциясе көнендә, Андреевка авылында модель китапханәсе мәйданчыгында мәктәп укучылары белән «Син Русияне беләсеңме?» дигән танып белү уены үткәрелде.
Чарада катнашучылар Русия Конституциясенең төп нигезләмәләрен, анда беркетелгән кеше хокукларын, сәяси терминнарны искә төшерделәр. Балалар төрле биремнәрдә катнаштылар, дәүләт хакимияте төзелеше, Русия субъектлары вәкаләтләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.Чара бик кызыклы үтте.