Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
12 декабрь 2023, 05:25

Яшьләр форумы узды

Яшьләр мәгариф форумы барышында командада эшли һәм жюри әгъзаларына үз проектларын тәкъдим итү өчен кызыклы идеяләр тудыра алдылар.

Яшьләр форумы уздыЯшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды

11 декабрьдә район үзәк китапханәсендә «Илһамлан.Укы. Кыю бул!» дип аталган муниципаль яшьләр мәгариф форумы узды.

Катнашучылар 4 командага бүленде, берсе яшь укытучылар командасы булды. Монда алар «Социаль проектлар эшләү» стратегик сессиясендә катнаштылар.

Проект буенча укыту остазы Илеш районы Беренчеләр хәрәкәтенең муниципаль координаторы Басикова Чулпан Фәрит кызы, ә форумның модераторы - Илеш районы балалар һәм яшьләр волонтерлык хәрәкәте координаторы Нуртдинова Фәнилә Илдар кызы булды.

Яшьләр мәгариф форумы барышында командада эшли һәм жюри әгъзаларына үз проектларын тәкъдим итү өчен кызыклы идеяләр тудыра алдылар.

Жюри әгъзалары булып: Фәсхиев Иршат Ринат улы - Илеш районы муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты рәисе, Хамеева Айсылу Зафировна - Илеш районы Балачак навигаторларының муниципаль координаторы чыгыш ясады.

Проект эшчәнлеге - яшьләргә иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын үстерергә мөмкинлек бирә. Алар проблемалы ситуацияләрне анализларга, максатлар куярга һәм аларны хәл итү буенча эш планын билгеләргә ойрәнә. Чара бу проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле ресурсларны исәпләргә, нәтиҗәләрне бәяләргә өйрәнергә ярдәм итүче уникаль процесс.

Чыганак

Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас