

Семинарда катнашучылар 6 нчы сыйныфта Рами Гариповның "Өҙөлмәҫ моң" исемле тормыш һәм иҗат дәресен карадылар. Мәктәп укучылары шагыйрь турында сөйләделәр, аның шигырьләрен укыдылар. Венера Мирхәт кызы башкорт хатын-кызларының баш киеме-налобник ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Укучылар сыйныфтан тыш "Туған телем-күңелем йәннәте" чарасында үзләренең туган телләренә булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен күрсәттеләр. Чара җырлар, биюләр, шигырьләр уку белән үрелеп барды.
Семинарда Илеш районы башкортлары корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин катнашты. Әлбәттә, кунакка корылтай рәисе буш кул белән килмәде. Ул Башкортстан Республикасы башкортлар корылтае Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын Рсай урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Илвера Хәлиуллинага, Иске Кыргыз урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлифә Рамазановага, Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәнзилә Камаловага тапшырды.
Илеш районы башкортлары корылтаеның Рәхмәт хатларын алдылар: Түбән Яркәйдәге лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы - Ленара Вәлиева, Йонны авылы төп гомум белем бирү мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы - Рамилә Фәрвәзова, Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиясе китапханәчесе - Ленара Багауова, Базытамак авылы урта гомум белем бирү мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы - Вәлидә Галләмова.
Семинар халык сәсәне Фларис Гайсинның "Алтын йыһанымдан моң алам" китабының презентациясе белән тәмамланды.