Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 декабрь 2023, 05:05

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Илешлеләр үзләренең бердәмлеген кабат-кабат исбатлыйлар.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Безнең районда көн саен сугышчыларыбызга ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр саны арта бара. Илешлеләр үзләренең бердәмлеген кабат-кабат исбатлыйлар.

Шушы көннәрдә Сенгрән авылыннан Гөлсинә һәм Гәрәйхан Исламовлар гуманитар ярдәм җыю пунктына 4 җылы одеял һәм тукыма кисәкләрен тапшырды.

Сүлте авылы халкы берләшеп блиндаж шәмнәре ясый. Шәмнәр солдатларга җылынырга, киемнәрен киптерергә һәм ризык әзерләргә ярдәм итәчәк.

Югары Яркәдән Алмаз Йосыпов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен җиңел күчереп йөртелә торган мич - буржуйкалар ясады. Мичләр сугышчыларга җылылык һәм ризык әзерләргә мөмкинлек бирә.

Без ышанабыз, кече Ватаннан ярдәм алгы сызыкта солдатларыбызның йөрәкләрен җылытачак һәм аларга хезмәт бурычларын үтәгәндә көч бирәчәк. Бу игелекле инициативага кушылган һәркемгә рәхмәт!

Безнең район халкы якташлар өчен ышанычлы тыл булдыра.

Чыганак

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас