Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 декабрь 2023, 06:20

Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.

Бүләкләнүчеләр рәтендә Илеш мәгүлүмат үзәге хезмәткәре, безнең коллегабыз – Роберт Жорисович КӘБИРОВ та Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.
Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.

Дүртөйле, Бүздәк, Благовар, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнарен, Шаран районнары вәкилләре медиа тармагының хәзерге хәле һәм басма гәзитләренең киләчәге турында фикер алыштылар.

Медиа буенча белгеч Зөһрә Сәеткулова гәзиттә мәгълүмат бирүне анализлады, ә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Станислав Шахов сайтларыга җентекле күзәтү үткәрде, типик хаталарга һәм җитешсезлекләргә ишарә итте.

Социаль челтәрләрдә реклама маркировкасы турында журналистларга «Кызыл таң» газетасы белгече Азамат Әбдрафыйков сөйләде.

Басма продукцияне тарату бүлеге башлыгы Айнар Байбулатов быелгы язылу кампаниясенең барышы һәм үзенчәлекләре белән таныштырды. Предприятиенең баш икътисадчысы Айгөл Әбдуллина 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча һәр филиалның керемнәре һәм чыгымнары структурасын тәкъдим итеп, редакторларның финанс өлеше буенча сорауларына җавап бирде.

Зона семинарлары уникаль, чөнки һәр аерым редакциягә игътибар бирелә. Хаталарны һәм кимчелекләрне күрергә ярдәм итә һәм мондый семинар алга таба барырга этәргеч бирә.

«Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты генераль директоры вазифасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев тармакта күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Коллегаларга ныклы сәламәтлек һәм алга таба нәтиҗәле эш теләде. Бүләкләнүчеләр рәтендә Илеш мәгүлүмат үзәге хезмәткәре, безнең коллегабыз – Роберт Жорисович Кәбиров та Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хөрмәтле хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, тормышында иминлек, җаваплы эшендә уңышлар телибез.

Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.
Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.
Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.
Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.
Журналистлар иҗат берләшмәсенең зона семинары узды.
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас