Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 декабрь 2023, 05:10

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Район халкы окоп шәмнәре ясауда катнаша.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Район халкы махсус хәрби операциядәге солдатлар  өчен окоп шәмнәре ясауда катнаша.

Окоп яки блиндаж  шәмнәре  озак вакыт яна алулары белән файдалы. Алар берничә сәгать җылылык һәм яктылык чыганагы булып тора. Шәм ярдәмендә җылынырга, ризыкны - суны җылытырга, киемнәрне киптерергә мөмкин. Шулай ук ике-өч шундый шәмне буржуйка миченә куеп, бинаны төне буе җылытырга мөмкин.

Дәрестән тыш чаралар вакытында Аккүз урта мәктәбе укучылары укытучылары Газинур Риф улы Шәйдуллин җитәкчелегендә 70 тән артык окоп шәмнәре ясаганнар.

"Разведка кардәшлеге" активистлары: Илдар Харисов (Югары Яркәй авылы), Иршат Фәррахетдинов (Рсай авылы), Зинфир Нургалиев (Аккүз авылы), Рәмис Сөләйманов (Түбән Яркәй авылы), Рубен Хәсәнов (Югары Яркәй авылы), “Сугышчан кардәшлектән”  Нәфыйков  Артур, волонтерлар Әмирә Газизова һәм Әлфина Никифорова  200дән артык окоп шәмнәре ясаганнар.

Чыганак

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас