

18 декабрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең контроль дәресләре узды. Анда яшь биючеләр беренче ярты еллык эш нәтиҗәләрен белщн таныштырдылар.
Укучылар ритм нигезләрен, адымнарын, халык һәм заманча бию элементларын күрсәттеләр.
Укытучы Далия Салават кызы Гарифуллинаның төп бурычы - укучылар алдында бию дөньясын ачу, балаларны музыкаль образларга туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Биюнең элементар нигезләрен төшендерү, сәнгатьне үстерүгә ярдәм итү, тәртип һәм аралашу культурасын тәрбияләү.