

21 декабрьдә үзәк район китапханәсендә коррекция мәктәп - интернаты укучылары өчен Башкортстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара оештырылды.
М.Гәрәев исемендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәге белгече Гүзәл Нуриева " Ә син туган Башкортстанны беләсеңме?" дигән темага викторина үткәрде.
Ул бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Республика Конституциясенә нинди елларда һәм нинди үзгәрешләр кертелү турында аңлатты. Укучыларны дәүләт символлары белән таныштырды, рәсемнәр һәм төсләр нәрсә аңлатканын бәян итте.
Балалар сорауларга дусларча җавап бирделәр һәм викторина нәтиҗәләре буенча истәлекле бүләкләр алдылар.