

Балалар, ата-аналар һәм мәктәпләр тырышлыгы белән Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә Яңа ел чыршы уенчыклары җыеп җибәрелде.
Акциянең максаты - дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыру, төрле халыкларның мәдәнияте традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау. Педагогларны, тәрбияләнүчеләрне, ата-аналарны бәйрәм чараларында катнашуга җәлеп итү. Акциядә катнашучыларның гражданлык позициясен социаль әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итү аша формалаштыру.
Безнең уенчыкларыбыз балаларга бәйрәм кәефе бирер дип ышанабыз. Барлык катнашучыларга күрсәтелгән ярдәм һәм катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез.