+21 °С
Болытлы


Гуманитар ярдәм пункты көн саен районның битараф булмаган кешеләреннән гуманитар ярдәм кабул итә.
Шушы көннәрдә Югары Яркәй авылыннан Римма Дамир кызы Хуҗина сугышчыларга җылы кием, носки һәм перчаткалар, шәхси эшкуар Лена Нуриәхмәтова газ плитәсе тапшырды.
Исегезгә төшерәбез! Гуманитар ярдәм җыю пункты түбәндәге адрес буенча урнашкан: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 (Яркәй авыл советы администрациясе). Телефоннар: 8-927-32-82-982, 8-963-137-92-20.