

25 декабрьдә киңәшмә барышында Башкортстан башлыгы республиканың иң яхшы коткаручыларына бүләкләү тантанасын үткәрде.
Тантана Коткаручы көненә һәм киләсе Яңа елга багышланды. Радий Хәбиров һәр коткаручыга чын күңелдән хөрмәт күрсәтүен ассызыклады.
Башкортстан башлыгы барлык катнашучыларны якынлашып килүче Коткаручы көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Барсына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Иң яхшы коткаручылар сафында безнең 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы Заһит Рифкать улы ШӘЙХЕТДИНОВ та бүләкләнүгә лаек булды. Ул Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләнүчене ихлас котлыйбыз. Җаваплы һәм тынгысыз эшендә уңышлар телибез.
Фото алынды: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/173416.html