Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 декабрь 2023, 06:00

Башкорт аграр - технология колледжы грант алды

Башкорт аграр - технология колледжы грант алды

Башкорт аграр - технология колледжы грант алдыБашкорт аграр - технология колледжы грант алды
Башкорт аграр - технология колледжы грант алды

26 декабрьдә Уфа күп профильле һөнәри колледжы мәйданчыгында һөнәри белем бирү буенча республика советы утырышы узды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика колледжлары укытучыларына дәүләт бүләкләре һәм грантлар тапшырды. Шулай ук ул һөнәри уку йортларының төрле юнәлешләрдәге казанышларын билгеләп үтте.

Әлеге чара кысаларында мөһим моментларның берсе – безнең Башкорт аграр-технология колледжының һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын модернизацияләү максатларында Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр формасында грант алуы.

Бу исә, колледж укытучыларының һәм укучыларының тырышлыгы һәм хезмәте өчен лаеклы танылу. Шулай ук аларның төбәктә һөнәри белем бирүне үстерүгә керткән өлешләрен югары бәяләү.

Колледж коллективына һөнәри белемне үстерү һәм камилләштерү юлында уңышлар телибез!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас