“Саумы, Яңа 2024 ел!”
Түбән Яркәйдәге Төньяк микрорайонның “Гаилә паркында” да “Саумы, Яңа 2024 ел!” дип аталган чара узды.
Биредә Кыш бабай белән Карсылу барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Район мәдәният сараеның иҗат коллективы Яңа ел музыкаль программасын тәкъдим итте.
Эйтергә кирәк, искиткеч салют бәйрәмгә сихри онытылмаслык атмосфера өстәде.