Бүген шайбалы хоккей буенча мавыктыргыч Яңа ел турниры узды, ул барыбызга да онытылмаслык хисләр китерде.
Иске Кыргыз авылының боз аренасында иң көчле хоккей командалары җыелды: “Ябалак”, “Тәҗәй”, “Яркәй” һәм “Аюлар”. Алар турнирның иң яхшы командасы исеме өчен каты көрәштә бозда көрәштеләр.
Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар итеп игълан ителде:
- Иң яхшы яклаучы - Илнар Мәгъдәнов.
- Иң яхшы капкачы - Рөстәм Кәбиров.
- Иң яхшы уенчы - Николай Кунакбаев.
- Иң яхшы һөҗүмче - Фәвәдис Фәзуллин.
"Яркәй" командасы югары әзерлек һәм искиткеч осталык күрсәтеп, лаеклы рәвештә 1 урын яулады.
-2 урын - "Аюлар" командасы.
- 3 урын - "Тәҗәй"командасы.
Алар чын спорт рухы һәм искиткеч уен күрсәттеләр.
Катнашулары өчен грамота белән бүләкләнгән" Ябалак " командасы мактауга лаек. Чөнки мондый турнирда катнашу үзе җиңү!
Турнирда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз.
Шулай ук җиңүгә рухландыручыларга ярдәмнәре һәм кабатланмас атмосфера булдырулары өчен рәхмәт белдерәбез.