Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 гыйнвар 2024, 08:00

Мөхәррирнең махсус призына лаек булды

Сәгыйть МУЛЛАӘХМӘТ улы - 46 ел гомерен педагогия өлкәсенә багышлаган Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән халык мәгарифе отличнигы.

Мөхәррирнең махсус призына лаек булдыМөхәррирнең махсус призына лаек булды
Мөхәррирнең махсус призына лаек булды

Яңа аю авылында гомер итүче С.муллаәхмәтовны биредә генә түгел, районда да бик яхшы беләләр, хөрмәт итәләр, тик яхшы сүзләр белән генә телгәалалар.
Сәгыйть Муллаәхмәт улы - 46 ел гомерен педагогия өлкәсенә багышлаган Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән халык мәгарифе отличнигы. Педагогик эшчәнлегеннән тыш, мәдәният өлкәсендә дә читтә калмаган. Сәнгатьне сөюен, биюгә осталыгын күреп, заманында район җитәкчелеге аны башта - клуб, арытаба район мәдәният бүлеге мөдире итеп тә билгели.
Тормыш иптәше Венера Нәгыйм кызы белән 62 ел бергә кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагыннан атлыйлар. Биш балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биргәннәр.
Сәгыйть Муллаәхмәтов – гәзитнең актив хәбәрчесе. Язган мәкаләләре эчтәлекле, актуаль һәм укучы күңеленә үтеп керә. Хезмәт ветераны 2023 елда басылган мәкаләләре, сурәтләмәләре өчен мөхәррирнең махсус призына лаек булды.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас