Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 гыйнвар 2024, 07:00

Яңа йортлы булу – зур сөенеч

Гаилә башлыгы Илнур МӘЗХӘР улы Д.Гыйлемханов крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.

Яңа йортлы булу – зур сөенечЯңа йортлы булу – зур сөенеч
Яңа йортлы булу – зур сөенеч

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ил күләмендә гамәлгәашырыла. Ул авыл җирлегендә гомер итүче гражданнарга торак шартларын яхшыртуга гына түгел, авылларның инфрастуктурасын яхшырту, шәһәрдән калышмаган уңайлыкларбулдыру максатын да алга куя. Моннан тыш, бу программаны тормышка ашыру районны авыл хуҗалыгы, ветеринария эшчәнлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм физкультура белән спорт өлкәсендә хезмәт салучы белгечләр һәм квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә булыша, шулай ук авыл җирлегенә һәм анда яшәү рәвешенә уңай караш тәрбияли. Районыбызда үз
җирлегебездә яшәп, биредә эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән якташларыбыз байтак. Яңа ел алдыннан Иске Кыргыз авылыннан дүрт бала тәрбияләүче Ибраһимовлар гаиләсе әлеге дәүләт программасы кысаларында төзелгән иркен һәм уңайлы яңа йорт иясе булды.
Гаилә башлыгы Илнур Мәзхәр улы Д.Гыйлемханов крестьян-фермер хуҗалыгында эшли.Агымдагы елның мартында ул торак шартларын яхшыртуга сертификат алды. Груздевка авылында үз участогы булганлыктан, биредә йорт төзү турында карар кабул ителә. Җәй көне үк, шәхси эшкуар Марат Миргарипов белән подряд килешүе төзеп, төзелеш башлана. Кыска гына вакыт эчендә гомуми мәйданы 111,7 кв.метр булган яңа матур йорт сафка басты. Яңа йортта иркен бүлмәләр, уңайлы кухня һәм ванна бүлмәсе бар, алар барлык заманча санитар нормалар буенча җиһазландырылган. Тиздән Ибраһимовлар гаиләсендә тагын бер могҗиза - тулылану көтелә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас