Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 05:55

Активлык белән

Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе территориясендә урындагы халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән зур чыгымлы эшләр башкарыла, төрле проектлар тормышка ашырыла.

Биләмә халкы агымдагы елда да Урындагы иницитиваларны яклау программасын хуплап алды. Әйтергә кирәк, урамнарны кышын - кардан, җәен чүптән арындыру проблемасын чишү максатында, Төйлегән авылы халкы «МТЗ-82.1» тракторына тагылма инвентарьләр сатып алуны кулай күрде.
Бу җәһәттән Төйлегән авыл клубында гомум җыелышлар үткәрелде, инициатив төркем төзелде. Әлеге программада бердәм булып, халык актив катнашыр дип ышанасы килә.
Лилия ГӘРӘЕВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас