Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 05:45

Авыл халкын сулы итте

Бу җәһәттән якташым, туган ягының чын патриоты Фәһим Кашапов турында тик мактау сүзләре әйтергә мөмкин

“Атайсал” проекты районыбызда актив бара һәм ул үз максатына иреште. Бу башлангычта битараф калмый берәүләр туган ягының социаль учреждениеләрен төзекләндерергә, җиһазландырырга ярдәм итте, икенчеләр мәчетләр, спорт объектлары төзетә, Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган обелискларны яңартты, төрле матур чаралар үткәрде, өченчеләр акчалата ярдәм күрсәтте. Бу җәһәттән якташым, туган ягының чын патриоты Фәһим Кашапов турында тик мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Ул үзенең авылдашларын эчәр сулы итте. Атап әйткәндә, “Газ-плюс” җәмгыяте уңганнары 800 метр эчәр су торбаларын яңаларга алыштырды.
Фәһим Калинин авылында Вафия Галиәхмәт кызы һәм Имаметдин Әсләметдин улының тату гаиләсендә туа. Аккүз урта мәктәбеннән соң, Югары Яркәйдәге 10нчы һөнәри училищега укырга керә. Биредә тракторчы белгечлеге буенча кулына диплом ала. 1981 елда армия сафларына алынып, хәрби бурычын Джалалабад шәһәрендә механик-водитель булып үти. 1983 елда исән-имин туган якларына кайта һәм Башкорт авыл хуҗалыгы институтына документларын тапшыра. Уку йортын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Киров ис. колхозда баш бухгалтер булып башлый. 1989 елда тормыш иптәше Альмира Рәис кызы белән кавышып, дөнья корып җибәрәләр. Күркәм йорт салып керәләр.
Арытаба Фәһим газ системасына ССМУ оешмасына эшкә күчә. 2005 елда “Газплюс” җәмгыятенә баш бухгалтер булып күчә. Бүгенге көндә ул уңышлы эшләп килә.
Уллары Илдар әлеге системада хезмәт сала. Кызлары Таңсылу гаиләсе белән ТРның Яр Чаллы шәһәрендә яши.
Авылдашлары өчен шундый зур изгелек эшләгән якташыбызга сәламәтлек, уңышлар гына телибез.


Ираида Имамова. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас