Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 06:00

Бердәмлек барысын да хәл итә

Исанбай авыл советы авыл биләмәсендә узган елда әлеге программа чикләрендә Исанбай авылында эчәр су системасы ремонтланды.

Соңгы елларда төбәкләрдә хәл ителмәгән мәсьәләләр авыл җыеннарында һәрвакыт кузгатылып тора. Болар – эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм төзекләндерү, юлларга ком- таш салу һ.б. Аларның барысын да менә тугызынчы ел Урындагы инициативаларны яклау программасы нигезендә уңышлы хәл ителә.
Исанбай авыл советы авыл биләмәсендә узган елда әлеге программа чикләрендә Исанбай авылында эчәр су системасы ремонтланды. Агымдагы елда да әлеге проектка кушылу максатыннан халык җыеннары уздырылды. Анда авылдашлар актив катнашып, үзләрен борчыган сораулар белән чыгыш ясады.
Халык бердәм булып, Исанбай төп мәктәбенә тәрәзә блоклары алырга кирәклеген билгеләде.

Ирина БӘДРЕТДИНОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас