Монда республикада эшләп килүче Урындагы инициативаларны яклау программасы ярдәмгә килә. Әлеге проект чикләрендә Аккүз авыл мәдәният йортына, Аккүз, Шәммәт авыллары су линияләренә, Аккүз урта мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелде, биләмәгә трактор һәм аңа корылмалар, прицеп алынды.
Агымдагы елга да бүгенге көннән бурычлар билгеләнеп, бу җәһәттән халык җыеннары актив үтте. Анда нинди проектны реализацияләргә һәм күпме средство җыярга кирәклеген халык үзе хәл итте. Шулай ук авыл өчен иң мөһим булган проблемалар тикшерелеп, башкарылырга тиешле эш төрләре билгеләнде.
Авылдашлар Аккүз авылындагы эчәр су системасын капиталь ремонтларга кирәклеген белдерде. Халык әлеге тәкъдимне бер тавыштан хуплады. Арытаба акча җыю, спонсорлар табу һәм эшләрнең башкарылуына контрольлек итүче инициатив төркем сайланды.
Җыенда әлеге мәсьәләләрне тормышка ашыруда халык та үз өлешен кертергә ризалык белдерде.
Илүсә ГАРИФУЛЛИНА, эшләр белән идарә итүче.