Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 06:10

Мөһим мәсьәләләр чишелеш таба

Карабаш авыл советы авыл биләмәсе Урындагы инициативаларны яклау программасында катнашып, күп кенә проблемаларны хәл итүгә иреште.

Мәсәлән, Карабаш, Яңа Күктау авыл мәдәният йортлары, Иштирәк төп мәктәбе, Яңа Күктау һәм Карабаш авылындагы зират коймасы, эчәр су системасы ремонтланды, «МТЗ82.1» тракторы сатып алынды.
Агымдагы елда да әлеге проектта катнашу максатыннан Карабаш авылында гражданнар җыены уздырылып, анда төрле мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Карабаш авылында мәктәп автобусы гаражы өчен модульле бина сатып алу кирәк дигән тәкъдимне халык бертавыштан хуплады. Шулай ук халык белән эшләү өчен инициатив төркем төзелде.
Светлана ШӘМОРАТОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас