Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 05:30

Туган җирен яратып

Яңа Аю авылында яшәүче шәхси эшкуар Альберт МУЛЛАӘХМӘТОВ – нәкъ шундыйлардан.

Туган җирен яратыпТуган җирен яратып
Туган җирен яратып

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән «атайсал - кече ватаныбыз» проекты гамәлгә ашырыла. Районыбызда яшәүчеләр дә аңа актив кушылды. Бу проект - бик яхшы идея. Аның ярдәмендә мәчетләр төзелә, чишмәләр төзекләндерелә, балалар өчен - бүләкләр, мәгариф учреждениеләре өчен җиһазлар сатып алына һ.б. төрле изге гамәлләр тормышка ашырыла.
Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсендә әлеге бик күпләр әлеге проектны хуплап алып, актив катнашты. Яңа Аю авылында яшәүче шәхси эшкуар Альберт Муллаәхмәтов – нәкъ шундыйлардан.
Альберт педагоглар – Венера һәм Сәгыйть Муллаәхмәтовлар гаиләсендә туа. Бәләкәйдән туган җиренең табигатенә, халкына сокланып, аларны яратып, хөрмәт итеп үсә. Бәхет эзләп тә чыгып китми ул, язмышын авылы белән бәйли, изге гамәлләр кыла. Әйтергә кирәк, Яңа Аю авылында уздырылган Сабантуй бәйрәмендә һәм башка төрле чараларда һәрвакыт спонсорлык ярдәме күрсәтә. Биләмә территориясендә уздырылган өмәләрдә, төрле акцияләрдә беренчеләрдән булып башлап йөри. Шул рәвешле, ике чакырылыш Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең Совет депутаты итеп сайланды.
Шуны да билгеләргә кирәк, Альберт Сәгыйть улы Яңа Аю авылындагы элекке балалар бакчасын изге йорт итеп үзгәртеп кору өчен тиешле документларны әзерләүне һәм рәсмиләштерүне башкаруга, мәчетне төзекләндерүгә лаеклы өлеш кертте.
Гаиләсендә дә үрнәкле С.Муллаәхмәтов. Тормыш иптәше Ирина белән тату гомер кичерәләр. Алар ике бала – Альмир белән Алинаны тәрбияләп үстерә.

Миләүшә МӘҖИТОВА, Яңа аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас