Бүген, 5 гыйнварда, район үзәк мәйданында “У самовара” дип аталган халык бәйрәме үтте.
Чарада Базытамак, Рсай, Бишкурай, Сүлте, Игмәт, Иске Кыргыз, Түбән Череккүл, Ишкар-Лаяшты, Кадер авыллары самовыр белән төрле тәмле ризыклар белән тулы, мул өстәл эзерләде.
Алар карарга килгән халыкка үзләренең концерт номерларын бүләк итте, чыжлап кайнап торган самавырларыннан кайнар чәй белән сыйлады.
Бу күркәм чара самавыр сәнгатенең матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтә.
Самавыр бәйрәмен хөрмәт итүчеләр, карарга килгән халык, өстәлне мул итеп әзерләүче катнашучылар күтәренке кәеф белән таралды.