Әниләр һәм бәбиләр – бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган спектакльдәге вакыйгалар барышы сүрәтләнә. Ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәт, ана белән баланы гомер буе бәйләп торган серле бер җепнең ныклыгы, гаилә учагын саклауда хатын-кызның ролен укытучылар коллективы үз чыгышында
ачып бирде.
Спектакльдәге унике бала әнисе Гөлфинә (Ирина Муллаәхмәтова), җиде ел буе бала көтеп, ниһаять ана булу бәхетен тойган Валентина (Айгөл Шәмсиева), тормышта яраткан кешесе белән дөнья кора алмаган, ләкин әни булырга теләге зур булган Алтынчәч (Гөлназ Биктимерова), яшьлек юләрлеге белән үз баласыннан баш тарткан Дилемма (Зәлимә Нурыйәхмәтова) рольләре аша хатын-кызның башыннан үткән кичерешләр сәхнәләштерелде.
Спектакльдә тамашачыны үзенә җәлеп иткән тагын бер образ – исемсез хатын (Зәлифә Рамазанова) образы бар. Яшь чагында уйнап-көлеп, үз тормышы белән генә яшәгән, хәтта беренче баласын якты дөньяга тудырудан баш тарткан ханым олыгая килә яшәүнең мәгънәсен аңлый башлый. Ул бала тәрбияләргә тели, тик бу очракта табиблар да көчсез. Бу образ аша ниндидер кискен карарга килгәнче мең тапкыр уйларга кирәклеген автор үз әсәрендә әйтергә теләсә, Зәлифә Дәниф
кызы үз образы аша автор фикерен тулысынча ача алды.
Баш табиб (Фәнзилә Арланова), табиб Айзарә Әхәтовна (Зөләлә Гыйлемова), шәфкать туташы Нина (Светлана Шәйхетдинова) -ак халатлы фәрештәләр. Һәрберсе табиб, хатынкыз буларак борчылуларын, үз рольләре аша тамашачыга җиткерә алдылар. Ә үз балаларын тәрбияләп, бүгенге көндә картәни булу бәхетен кичерүне һәрберсе үзенчә аңлаган Вазифа (Римма Сәлимгәрәева), Римма (Эльза Сабирҗанова) тамашачыны күңелендә кызгану хисе уяткандыр. Әйе, балага
гомер бирү генә түгел, ә дөрес тәрбия бирү мөһимлеге сызык өстенә алынып, үз чыгышларында мәктәп коллективы тамашачыларга ачып бирә алды.
Укытучы артистларыбыз үз сөйләмендә кулланган тапкыр сүзләр, мәкаль-әйтемнәр барысы да тирән мәгънәгә ия. Ә Гөлфинә образын оста башкаручы Ирина Фәнис кызы үзенең ачыклыгы, бер катлылыгы, шул ук вакытта куйган максатына ирешә торган хатын образын күз алдына бастырды. Әсәрдә мәхәббәтнең бөек хис булуын, бар кеше дә аны татый алмавын да укытучы-артистлар тамашачыга күрсәтте. Алар үз рольләрен оста башкарып, хатын-кызның кичерешләрен, күңел торышларын, уй-хыялларын, кайгы-шатлыкларын гына түгел, ә һәрбер хатын-кызның ана булган вакыттагы шатлыклы минутларын тагын бер тапкыр күз алдыннан үткәрергә мәҗбүр итте. Спектакльдә күтәрелгән бер проблеманы телгә алмый мөмкин түгелдер –ул туганлык хисләре һәм аның тоташ җепләре. Ал-тынчәчне дәваханәдән дуслары да, танышлары да, баланың атасы да түгел, апасы белән җизнәсе каршы ала. Күренүенчә, ачулансак та, үпкәләсәк тә, килешеп бетмәсәк тә кардәш - туган булып кала.
Әйе, тормышта төрле хәлләр була. Кемдер гомер буе ана булырга хыяллана, кемдер бу бәхетнең асылын аңлый алмый. Укытучылар коллективы үз чыгышлары белән әлеге хакыйкатьне ачык аңлатты.
Зинфира МИҢҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.