Гаилә башлыгы бар язмышын туган ягы белән бәйләргә карар итеп, үзенә тиң пар эзли. Һәм нәкъ 50 ел элек тормыш юллары Кушнаренко районы Мәмәк авылы кызы Фәһемия Миңнеәхмәт кызы белән очраштыра һәм кавыштыра.
Икесе дә бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Шуңа күрә нинди генә эшкә тотынсалар да, курыкмыйча, иң мөһиме, җиренә җиткереп башкаралар. Кәримовлар 35 елдан артык элекке Ленин ис. колхозда намуслы тир түгеп, лаеклы ялга чыгалар. Моңа һич кенә дә аптырыйсы юк, чөнки әлеге буын кешеләре туган якка – авылга, колхозга хезмәт итүне бар нәрсәдән өстен күрделәр. Фәһемия апа терлекчелек тармагында фидакарь көч салса, Хәбиб абый басучылыкта алыштыргысыз механизатор була. Язын-көзен “Т-4” тракторында мөһим кампанияләрдә катнаша, өлгерлек күрсәтә. Урак чорында комбайнга утырып, алтынсу иген басуларын иңли. Уңган механизатор бар тырышлыгын салып эшли, һәрвакыт беренчелекне яулый.
Уңганлыкларын шуның белән дәлилләү урынлы булыр – Кәримовлар зур йорт салып керәләр.
Мөлаем, йөзләреннән олпатлык сирпелгән ветераннарның бүгендә күзләрендә яшәүгә дәрт чагыла – икесе дә тынгысызлар, малтуар, кош-корт асрыйлар. Ишек аллары, өй эче – һәрвакыт тәртиптә. Авыл кешесенә хас булгача, җәй – бакчаларында яшелчә-җимеш, чәчәкләр, тәрәзә төпләрендә - гөлләр. Гаиләдә берберсенә карата ихтирам булганга, бар эшне бергәләп башкарганга, Кәримовларның дөньясы балкып тора.
Бик бәхетле алар, чөнки күз карасы кебек кадерләп үстергән 4 балалары бар. Олы уллары Азамат тормыш иптәше Люция белән Тыпый авылында яши. Энҗе гомерлек пары Рәсил белән Югары Череккүл авылында төпләнгән. Гөлназ Вадим белән Кушнаренкода гомер кичерә. Айгөл Рамил белән ТРның Әлмәт шәһәрендә яши. Барысы да күркәм дөнья корып, балалар үстерә, югары белем алырга ярдәм итә. Кәримовларны сөендереп 13 оныклары үсеп килә.
“Әнкәй – безнең өчен уңган, гүзәл хатын-кыз, әткәй – тырышлык үрнәге”, - диләр алар һәм кадерле кешеләренең үзләренә әле дә таяныч, ярдәмче булуларына чиксез рәхмәтлеләр.
Әйе, бу ике өлкән кешегә сокланып карамыйча булмый. Әле кайчан гына бер-берсен табышып, чәчләрен чәчкә бәйләгән булсалар, ә ярты гасыр гомер сиздерми генә үтеп тә киткән. Матур яшәлгән еллар ул аларның. Киләчәктә дә бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр, сәламәт булсыннар. Алар – моңа лаек.
Лира ГӘРӘЕВА.