Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 гыйнвар 2024, 09:40

Калатау серләре

Авылдан километр чамасы төньякта урман эчендә КАЛАТАУ дигән тау бар.

Туган авылым Кызыл Йолдыз Агыйдел һәм Базы елгалары арасындагы Чакмак тавы һәм Чакмак чишмәсеннән ерак түгел урман кырыена урнашкан. Авылдан
километр чамасы төньякта урман эчендә Калатау дигән тау бар. Безнең яшүсмер чакларыбызда анда өй урыннарына охшаган чокырлар бар иде. Аннан калайдан эшләнгән ук очлары да тапкан чаклар булды. “Кайчандыр, бик күп еллар элек, бу урында гаскәр торган, җәядән аткан уклары Чияле Әтәч авыл тирәсендәге Базы елгасының кызыл ярына чаклы барып җитә торган булган”, - дип сөйли иде безнең әткәй.

Тарихи риваять буенча, элек бу урыннарда кола-ялан булган. Таубашында хәрби ныгытмалар булып, түбәндәге чакрым-чакрым җирләр уч төбендәгедәй күренеп яткан. Калатау астында гына мул сулы Урткүл, арырак киң болын-тугайлар, күлләр һәм Базы елгасы.

Калатаудан 5-6 чакрым көньяктарак, Базы елгасы буенда Тәҗәй авылы бар. Ул Казан ханнары заманында ук данлыклы башкорт авылы булган. Башкортларның дәрәҗәле кешеләре Казан ханнары, соңыннан ханбикә – Сөембикә белән аралашып торганнар. Якынча 1540нчы елның җәй башларында Калатауга каршы Агыйдел аша урнашкан Йосып авылы янына Себер ханы күп санлы гаскәр алып килә. Казан ханы исә Тәҗәй авылы тирәсенә җәяуклар белән коралланган атлы гаскәр алып килә. Гаскәр Урткүл өстендәге тауга урнаша. Ике хан сугыш хәлендә Агыйдел аша каршы торалар.

Берникадәр вакыттан соң, зур булмаган гаскәр белән Казаннан Сөембикә һәм башкортларның дуслары – ике энесе белән Балта килә. Хан Сөембикәне гаскәрнең җитәкчесе итеп куя.

Сөембикә яшь, матур, кыю ханбикә булган. Атка атланып оста йөргән, ук белән төз аткан.

Ханнарның Агыйдел аша каршы торуы озакка сузылган. Ике якта да төркем-төркем булып яугирләр йөреп торган. Агыйдел аша бер-берсенә уклар атышканнар. Казан халкына яшь башкорт ирләре ярдәмгә килгән.

Ул вакытта Калатау – кечкенә калачык булган, чөнки хан, күпмедер шунда яшәп, дәүләте белән җитәкчелек иткән. Хан кырына хөкүмәт эшләре һәм үз эшләре белән дә төрле яклардан кешеләр килеп торган. Килүчеләр, авылларда туктап: “Хан кайда яши? Хан каласы кайда? Калатау кайда?” – дип сорый торган булганнар.

Сөембикә янына килүчеләр дә күп була. Әлбәттә, күбрәк хатын-кызлар. Йомыш белән дә, ханбикәне күрер өчен дә. Яшьрәк, кыюрак хатын-кызлар яңа
туган балаларына исем куштырырга да киләләр. Калатаудан төнъяктарак Агыйделгә табан бик зур Әрәпәс күле бар. Элек елга шуннан аккан булган. Күлдә күп кенә аккошлар оялар корып, бәбкә чыгарган. Сөембикә берничә аккош белән хәтта дуслашкан да. Берүзе, көймәгә утырып, араларына кергән. Берничә аккош аны көймә читеннән озатып йөргән. Сөембикәнең бу “батырлыгы” белән ире Сафа Гәрәй хан һич тә килешә алмаган. Чөнки Әрәпәстән ерак түгел агып яткан Агыйделнең аръягында дошман гаскәре урнашкан бит.

Әрәпәс күленә каршы, саф чишмәле бер урында, тауны казып юл эшлиләр. Риваять буенча аны яугирләреннән Сөембикә эшләткән. Юлдан тау өстенә су ташыйлар һәм Агыйдел буена дошманны күзәтергә йөриләр. Чишмәдән ерак түгел ук белән атышны
өйрәнә торган урыннары, тау башында дошманны күзәтә торган каланчалары булган.

Тауга менеп көньякка таба йөз адым чамасы киткәч, оборона чокырлары-урлар башлана. Элек аларны: “Ар тавындагы хан урлары”, яки “Ар тавындагы Сөембикә урлары” дип йөрткәннәр. “Ар тавы” – Калатауның икенче исеме. Борын борыннан бабаларыбыз бу тирәләрдән үткәндә, Хан һәм Сөембикә атап догалар укыганнар.

Тәҗәй авылыннан ерак түгел, Базы авылы буйлап түбәндәрәк Бәләкәй Тәҗәй авылы урнашкан. Авыл Балта һәм аның ике энесеннән үсеп китә. Елганың бер кичүен әле һаман да “Балта кичүе” дип йөртәләр. Сугышка кадәр тугыз гына йортлы булган Бәләкәй Тәҗәй авылында Калатауда яшәп киткән Казан ханын искә алып, 1850-1950нче еллар арасында хан исеме кушылган 6 кеше яшәгән: Гыйлемхан, Мирзахан, Муллахан, Әхмәтхан, Бәйрәмхан һәм аның бердәнбер улы Әмирхан.

Тарихчылар фикере.
Археолог Фәрит Таһиров: Калатауда археологлар иң башта 1964нче елда эшләгәннгәр. Соңгы тапкыр 2001нче елда булдык. “Кызыл Йолдыз городищесы» - дип атала ул ныгытмалар. Җир өемнәре – Пьянобор культурасы кешеләреннән калган. Бу – безнең эрага кадәр икенче гасырга карый. Аларга
өстәп, 7-8 гасырларда Бахмутин культурасы кешеләре янә балчык өйгән. Димәк, урлар Казан ханлыгы чорынна күпкә алдарак казылган. Тик бу әле 16нчы гасырда риваятьтә сөйләнгән вакыйгаларның булуын инкарь итми. Тикшеренүләрне дәвам итү, тик, яңа ачышларга китерер.

Биш гасырга якын элек булган бу вакыйгалар туган ягым өчен чиксез горурлык хисләре уята, әлбәттә. Чөнки кайчандыр ханбикә Сөембикә аккошлар белән
бергә йөзеп йөргән Әрәпәс күлендә без күпме тапкырлар су коендык, каен көймәләрдә йөздек, җәен-кышын балык тоттык бит.

Ләкин шул ук вакытта туган ягыбызның үткәнен ни дәрәҗәдә аз беләбез икән, дигән ачыну хисләре дә күңелне били. Инде үзебез белгәннәрне киләчәк буыннарга тапшыра алсак иде.

(Калатау турындагы язмалар якташыбыз, язучы Илдус Тимерхановның “Базы буе – бөдрә тал” дигән китабыннан кыскартып алынды).

Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас