Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 гыйнвар 2024, 05:00

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне.

Район гәзите 89 ел дәвамында укучыларына тугры булып, татар, урыс телләрендә нәшер ителеп килә.

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне.13 гыйнвар – Русия матбугаты көне.
13 гыйнвар – Русия матбугаты көне.

Русия Матбугаты көнен район “Маяк” гәзите хезмәткәрләре бәйрәм итәргә тулы хокуклы. Район гәзите 89 ел дәвамында укучыларына тугры булып, татар, урыс телләрендә нәшер ителеп килә.

“Маяк” гәзите хезмәткәрләре Интернет киңлекләрендә дә эшли. Районыбыз җирлегеннән читтә яшәгән илешлеләр “Маяк” сайты, басманың социаль челтәрдәге битләре аша туган якларында булган вакыйгалар турында көн саен мәгълүмат ала.

Бу көнне без зур хөрмәт белән төрле елларда редакциядә һәм типографиядә фидакарьлек өлгеләре күрсәткән барлык матбугат ветераннарын, бу тармакта бүген эшләүче хезмәткәрләрне һәм, әлбәттә, безнең тугрылыклы ярдәмчеләребез – авыл хәбәргеләрен, шулай ук гәзитебезгә тугры дуслык җепләре белән бәйле барлык раондашларны ихлас котлыйбыз һәм бөтен эшләрендә тик уңышлар гына телибез. 

Матбугат – ул тормыш сулышы, бүгенге яңалыклар; үткәннәргә сак караш; киләчәккә уй-ниятләрне, яшәешнең торышын, агышын белдереп торучы бик мөһим өлкә. Матбугат – яшәеш пульсы. Матбугаттан аерылмагыз, дуслар! Бәйрәмебез белән!

Автор:Лира Гареева
Читайте нас