Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 гыйнвар 2024, 07:00

Иман белән сугарылган тормыш

“НУР” мәчете авылның һәр ягыннан да күренеп, бар халыкка иман нуры чәчә.

Иман белән сугарылган тормышИман белән сугарылган тормыш
Иман белән сугарылган тормыш

Авыл ямьле мәчетләре белән, манарадан илаһи азан тавышы яңгыраса, Аллаһ йортында намаз укылса. Димәк, биредә яшәгән кешеләрнең яшәү рәвеше дә икенчерәк, тәртиплерәк була. Мондый авылда халык иман белән яшәргә омтыла.

Азан тавышын тыңлап, мәчетле төбәктә дөньяга килгән балалар да күңелләренә иман нурын сеңдереп, акыллы, тәртипле булып үсәләр. Рсай авылы да шундый ямьле төбәкләр рәтенә керә. Чөнки аның нәкъ уртасындагы биек калкулыкта урнашкан “Нур” мәчете авылның һәр ягыннан да күренеп, бар халыкка иман нуры чәчә. Манарадан кешеләрне намазга чакырып һәрдаим моңлы азан тавышы яңгырый. Мәчетнең имам – хатыйбы Әлзәм хәзрәт бүгенге көндә авыл халкын иманга өндәүче, һәрбер дини йолаларны, гореф – гадәтләрне барлык шартын китереп, җиренә җиткереп алып баручы тынгысыз аксакалларның берсе.

Әлзәм Мөгаллим улы Камалов 1943 нче елның 22 декабрендә Рсай авылында дөньяга килгән. Балачактан эшләп үскән егет кайдадыр читкә китеп бәхет әзләп йөрми, ә мәктәп партасыннан чыгу белән туган колхозы -“Урал”да хезмәт юлын башлый. Башта куәтле “ Т-4” тракторында, соңрак “ДТ-75”, “ДТ-54” тракторларында тир түгә. Нинди генә эшкә тотынса да, кушылганны җаваплылык тоеп, чәмләнеп, тырышып башкарган алдынгы механизатор бик күп Мактау кәгазьләренә ия була. Шулай трактор штурвалы артында унбиш ел вакыт сизелми дә үтеп китә. Һәр эшкә җаваплы карап, авылдашларының ышанычын яулаган Әлзәм Мөгаллим улына арытаба ферма мөдире, комплекслы бригада җитәкчесе булып та унбиш елдан артык хезмәт салырга туры килә. Үз вакытында “Коръән-хафиз” исемен йөрткән әтисе Мөгаллим хәзрәт вафат булгач, Әлзәм дә әкренләп дингә тартыла, үзлегеннән Коръән өйрәнә башлый. Беренче остазы булган авылдашы Хәнәфи хәзрәт белән бергә йөреп осталыгын арттыра. Авылда мәчет салдыруны эшен башлаган Хәнәфи хәзрәтнең эшен дәвам итеп, аны лаеклы башкарып чыга һәм яңа мәчеткә имам булып сайлана. Ул мәртәбәле гаилә башлыгы да, тормыш иптәше Сания Габделбарый кызы белән тату гаиләдә бер бала үстерделәр. Кызлары Чулпан район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Бүгенге көндә ике оныклары, ике оныкачлары бар.

Рсай авылын мәчетле итүгә күп көч салган барлык авылдашларын, бигрәк тә үзе дә дин юлына баскан Ришат Мөнәвир улын Әлзәм хәзрәт олы рәхмәтләр белән телгә ала.

Эра “ җәмгыяте директоры Ришат Галиев, авыл биләмәсе башлыгы Рим Садыйков мәчеткә даими ярдәм күрсәтеп торалар, - ди ул. Мәчеттә дини укулар да алып барыла. Хәзрәт үзенә лаеклы алмаш әзерләүне дә онытмый. Шушы көннәрдә Рсай мәхәлләсенең “Нур” мәчете имам хатыйбы Әлзәм хәзрәт Мөгаллим улына 80 яшь тулды. Шушы унайдан Русия мөселманнарының үзәк диния назарәтенең Баш мөфтие Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин хәзрәт тарафыннан Котлау хаты тапшырылды. Без дә аңа Аллаһ биргән иман белән сугарылган тормышында яңа уңышлар, муллык, сәламәтлек телибез.

Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүлте авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас