Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 гыйнвар 2024, 06:30

Матур тормыш кичерәләр

Гаилә башлыгы РӘШИТ ФАЗЫЛҖАН улы күп балалы гаиләдә туып үсә. Урта мәктәптән соң “Агыйдел” колхозында хезмәт юлын башлый.

Матур тормыш кичерәләрМатур тормыш кичерәләр
Матур тормыш кичерәләр

Гаилә башлыгы Рәшит Фазылҗан улы күп балалы гаиләдә туып үсә. Урта мәктәптән соң “Агыйдел” колхозында хезмәт юлын башлый.

Актаныштагы ДОСААФ мәктәбендә водительләр курсын тәмамлый. Арытаба аны колхоз рәисе Әкрәм Әхияров чакырып алып, “ЗИС-5” автомашинасына утырта. 1965 елда егет армия сафларына чакырыла. Өч ел Закарпатьеда хезмәт итә. Бу чорда ул төрле маркадагы машиналарда эшләп тәҗрибә туплый. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, исән-имин туган якларына аяк баса. Тырыш егет колхозда эшләвен дәвам итә. 1982 елда аңа хуҗалыкка яңа кайткан “КамАЗ” автомашинасын ышанып тапшыралар. Әлеге машинада Рәшит, лаеклы ялга чыкканчы, намуслы хезмәт сала. Ул төрле тарафлардан авыр йөк ташый, илебезнең ерак төбәкләренә кадәр барып җитә. Үзе хезмәтләндергән машинаны төзек, чиста йөртә. Хезмәтендә һәрвакыт алдынгы, хуҗалыкның отчет сайлау җыелышында мактап телгә алына. Аның эш стажы 44 ел тәшкил итә. Күпьеллык намуслы хезмәте “В.И.Ленинның тууына 100 ел”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре, “Авыл хуҗалыгы продуктларын ташу отличнигы” дигән мактаулы исем белән билгеләнә һәм башка төрле инстанцияләрнең Почет грамоталарына, Рәхмәт хатларына, Дипломнарына ия була.

Тормыш иптәше Фирия Солтанхәмит кызы бар гомерен изге һөнәргә багышлаган олы йөрәкле укытучы. Фидакарь хезмәт елларында туплаган тәҗрибәсен мул өләшкән остаз, халкыбызның тарихын зур кызыксыну белән өйрәнгән, аның белән чиксез горурланган Илсөяр. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән күңел байлыгын, сабырлыгын, матурлыкка омтылышны башкалар белән ихлас бүлешкән соклангыч кеше ул. Хезмәт юлын 1966 елда үзенең туган авылы Исанбай урта мәктәбендә башлый. 1968 елдан, хаклы ялга чыкканчы, Яңа Аю урта мәктәбендә укыта. Һәр эшкә дә оста булуы, тырышып эшләве, сабырлыгы, ярдәмчеллеге белән коллективта зур абруй яулый. Ул математика фәне, “Домоводство”, “Садоводство” дәресләрен һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә. Укучыларны тегәргә, чигәргә, чәчкәләр үстерергә, җиләк-җимеш бакчасын тәрбияләргә өйрәтә. Гомумән, 36 ел гомерен балаларга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә багышлый.

Соклангыч пар - Рамазановлар бүген дә җәмәгать эшләренең уртасында кайный. Биләмә территориясендә оештырылган өмәләрдә, Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә, төзекләндерү чараларында, агач утыртуда, халык җыеннарында актив катнашалар. Әйтергә кирәк, Фирия ханым авылда узган дини бәйрәмнәрдә башлап йөри, шулай ук мәчетне чиста, тәртиптә тотуда аның өлеше зур.

Алар яшәгән йорт әллә кайдан балкып, авылны ямьләп тора. Бакча һәм йорт алларын хуҗабикә куллары белән утырткан төрле аллыгөлле чәчкәләр бизи. Яшелчә- җимешләрне дә мулдан үстерәләр. Бу яктан да авыл халкына үрнәк булып торалар.

Рамазановлар ике балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Кызлары Гөлназ Бөре дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала. Арытаба белемен камилләштерү максатында Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый. Уфа шәһәрендәге Октябрьский районында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Җитәкче һәм бер үк вакытта “Гелиос” клубында аз тәэмин ителгән балаларның ялын оештыручы тренер. Шулай ук волонтерлык эшендә булыша, гәзит-журналларга язылуны оештыра, махсус хәрби операциядә катнашучыларга әйберләр җыюга лаеклы өлеш кертә. Гөлназ әти-әнисенә ошап оста биюче дә. Ул Фәйзи Гаскәров исемендәге конкурс лауреаты. Тормыш иптәше Ринат белән кызлары Эльвинаны тәрбиялиләр. Уллары Рөстәм Иске Кыргыз авылында төпләнеп, төрле эшләр башкара. Гомерлек юлдашы Зәлифә Иске Кыргыз урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары, абруйлы педагог.

Яшәүнең ямен - тәмен тоеп, күпләргә үрнәк булып, кулларыннан килгәнчә җәмгыятькә ярдәм итеп матур тормыш кичерә Рамазановлар гаиләсе.

Сәгыйть МУЛЛАӘХМӘТОВ, мәгариф ветераны. Яңа Аю авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас