...Каршыма Фәһимә әби үзе чыгып килә. Чәчләренә чал кергән, мөлаем йөзле, олы җанлы бу әбине күргәч, аны нәрсәдәндер саклыйсы да, юатасы да, шатландырасы да, шуның өстенә елыйсы да килде. Олы хөрмәткә лаеклы хезмәт ветеранының күңелендә төзәлмәслек яра сыкрый. Йөрәге белән күтәргән хәсрәт – улларының мәрхүм булуы.
Фәһимә әби Илеш авылында Галимә һәм Насыйп Насыйповлар гаиләсендә туып-үсә. Туган авылында җиде сыйныфны укый. Белем алырга теләге көчле була кызның. Ул Илеш авылыннан көндә җәяүләп йөреп, укуын Югары Яркәйдә дәвам итә. Биредә 10 сыйныфны тәмамлагач, Свердловскийга чыгып китә. Биредә тимер юл вокзалына йөк бушатучы булып урнаша. Ябык кына, бәләкәй гәүдәле кыз көн-төн дими вагон-вагон утынын, таш күмерен бушата. Эше авыр булса да зарлануны белми ул, тырышып хезмәт сала. Монда үзенең гомерлек парын үзебезнең район Абдулла егете Әдип Хәбиб улын очрата һәм гаилә учагы кабызалар. Бераздан соң яшь пар гаилә башлыгының туган авылына кайтып төпләнәләр. Бәләкәй генә йорт тергезеп керәләр.
Фәһимә Насыйп кызы Ульянов ис. колхозда сарык карый башлый. Ул эшен бар күңелен биреп башкара, тырыш хезмәт белән авылдашларының хөрмәт-ихтирамын яулый. Әдип абый колхозда төрле эшләр башкара. Ул тирә-якта танылган балта остасы була. Авылдашларына төзелеш эшләрендә ярдәм итә. Кайда гына хезмәт салсалар да тырышлыклары, төгәллекләре, өлгерлекләре белән аерылып торалар. Һәрвакыт мактаулылар сафында булып, хуҗалыкның отчет җыелышларында бүләкләнәләр. Моңа һич кенә дә аптырыйсы юк, чөнки әлеге буын кешеләре туган якка – авылга, колхозга хезмәт итүне бар нәрсәдән өстен күрде. Сер түгел, үзләренең шәхси дөньясы, мал-туары, бала-чагалары икенче планга куелды. Өстәлдә икмәк, сөт-катык, ит булсын, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча планнар үтәлсен – әнә шулай, дип фикер йөртте ул заман кешеләре.
Шәйхетдиновлар сигез балага гомер бирәләр. Аларның һәрберсенә матур исем кушалар: Роберт, Рәфит, Ришат, Рәмзил, Ринат, Рим, Земфира, Риф.
-Без әни-әтиебезнең кул арасына кереп, бар хезмәт нечкәлекләренә төшенеп үстек – утын кистек, печән чаптык, балта эшенә һ.б. Өйдәге бар мәшәкатьләрне без бергәләп башкара идек. Алар безне тәрбияләргә, укытырга, өс-башны юарга, тамагыбызны туйдырырга җаен таптылар. Ул вакытта бит бар хезмәт кул көче белән башкарыла иде. “Кайдан көч алып, ничек җитештеләр икән? дип уйлыйм хәзер” - ди уллары Ришат.
Каһәрле язмыш Шәй-хетдиновларның бәхе-теннән көнләшә бугай… Бәхеткә төренеп, бала-ларына шатланып яшәп ятканда 49 яшендә Әдип якты дөньядан мәңгелеккә китеп бара. Яшерен генә еласа да, баш ими Фәһимә Насыйп кызы – балаларына күз яшен күрсәтмичә, авырлыкларны җиңә-җиңә, җир өстеннән горур атлый. Иң якын кешеләре – балалары һәрвакыт әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп тора, бер-бер артлы туган оныклары да тормышына ямь өсти бара.
Кызганычка каршы, язмыш аңа тагы да зурырак сынаулар куя. Ана кешегә балалар югалту ачысын да татырга туры килә. Башта улы Ринат аварияга эләгеп имгәнә һәм биш ел урын өстендә ятканнан соң вафат була. 2023 елның гыйнвар аенда Украинадагы махсус хәрби операциядә төпчек улы Риф батырларча һәлак була. Р.Шәйхетдинов 2022 елның июненнән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Ул 90600 хәрби частендә мотоукчылар ротасы мотоукчылар взводы мотоукчылар бүлегенең өлкән укчысы булып хезмәт итә. Ул - безнең иминлекне саклар өчен хәрби хезмәткә үз теләге белән киткән патриот егетебез. Ватаныбызның чын герое, каһарманлык һәм намус, хәрби антка һәм бурычка тугрылык үрнәге. Риф Әдип улы илебезнең сакчысы булып, мәңге безнең күңелләрдә сакланыр.
– Минем әнием искитмәле кеше, – ди килене Әлфия.
– Ул гомере буе хезмәт куйган, балалар үстергән, хуҗалык алып барган һәм сөйләп тә, язып та бетермәслек авыр сынаулар аша узган. Әмма хәсрәт, тетрәнүләр анысындырмады, әниемнең күңеле шундый ук игелекле, ярдәмчел, назлы.
-Аллага шөкер, ирем бик акыллы кеше булды. Балаларым үсеп, укып чыгып, бүгенге көндә һәр көнемне бизәпяшиләр. Инде хәзер оныкларым килеп ярдәм итә, оныкачларым да сөендерә. Өемнең нуры сүнмәсен дип, тәрәзә төбемдәге гөлләремә су сибәм. Алар да миңа шатлык бүләк итә, - ди Ф.Шәйхетдинова тормышыннан канәгать булып.
Абдулла авылының ак әбисе Фәһимә Насыйп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен мул табын артында, ничәмә-ничә еллар буена бергә иңгә-иң куеп яшәгән якыннары, кадерле кешеләре - уллары, кызы, киленнәре, кияве, оныклары-оныкачлары, туганнары һәм күршеләре белән каршы ала. Ветеранны юбилее белән котлап, язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә, чөнки ул юбилярга тап килә:
Кеше тормышы катлаулы
–Төрле яктан сыныйлар.
Авырлыкны җиңеп чыга,
Көчлеләр һич сынмыйлар.
Лира КӘБИРОВА.