Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
14 Января 2024, 07:15

Тырыш гаилә – авыл яме

Әйтергә кирәк, ФЛОРИДА белән ИЛДАР гаиләнең барлык рәхәтлекләрен, байлыгын үз көчләре белән тырышып тапты һәм хәзер муллыкта яшиләр.

Тырыш гаилә – авыл ямеТырыш гаилә – авыл яме
Тырыш гаилә – авыл яме

Агымдагы елны Русия Президенты Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итте. Гаиләләр тату булса, илебезнең киләчәге ныклы булыр. Аккүз авылында күпләргә үрнәк булырдай бердәм, эшсөючән гаиләләр бихисап. Шундыйларның берсе – бар гомерлләрен туган җирләрендә намуслы хезмәткә багышлаган Флорида һәм Илдар Зариповлар.

Илдар – Аккүз, Флорида Кыпчак авылында дөньяга килә. Гаилә башлыгы армия сафларына юлланганчы туган колхозында ферма малларын карый, көтү көтә. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, хуҗалыкта водитель булып хезмәт юлын дәвам итә. Әлеге вакытта “Эра” җәмгыятендә водитель булып тир түгә.

Флорида урта мәктәптән соң оператор һөнәрен үзләштерә һәм Уфа нефть эшкәртү заводында эш башлый. Бер елдан соң туган ягына кайтып, Кыпчак фермасына учетчы булып урнаша. Бүгенге көндә – хуҗабикә, барлык йорт эшләре аның иңсәсендә.

Бер - берсен күптән белгән, бер мәктәпкә укырга йөргән Флорида белән Илдар 1992 елда чәчләрен-чәчкә бәйләп, гаилә коралар. Өч балага – кызлары Эльвира, уллары Идел, Рамазанга гомер бүләк итеп, белем һәм тәрбия биреп үстерәләр. Алар уңган, тырыш, эштән курыкмый торган булып үсә. Һәрвакытта әти-әниләренә булышып кына торалар.

Эшсөяр Зариповлар тырышып дөнья көтәләр:күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Илдарның әти-әнисен кадерләп, соңгы юлга озаталар.

Әйтергә кирәк, Флорида белән Илдар гаиләнең барлык рәхәтлекләрен, байлыгын үз көчләре белән тырышып тапты һәм хәзер муллыкта яшиләр. Алар бер-берсен яшьтән үк белеп, яратышып өйләнештеләр. Ягымлы, аралашучан, киң күңеллеләр. Туган-тумачалары белән генә түгел, күршеләре, авылдашлары белән дә матур, тыныч, тату яшиләр. Алар - авылның хөрмәткә лаеклы кешеләре, моның белән горурланабыз.

Ираида ИМАМОВА. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас