Олимпиадада катнашучылар - республиканың гомум белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия -интернаты базасында җыелдылар.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча призёрлар билгеләнделәр:
-Кадер урта мәктәбе укучылары - Шәйхелисламова Нурия һәм Насруллина Ландыш (укытучылары - Фәтхуллина Айгөл Флүс кызы).
-Базытамак урта мәктәбе укучысы Муллагалиева Айсылу ( укытучысы - Ахунова Илмера Галиәкрам кызы).
Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре-остазларын олимпиадада уңышлы чыгышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!