Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
19 Января 2024, 13:00

Галимов Сәләм исемендәге бүләк лауреаты Ринат Хәйригә 74 яшь тулыр иде

Ринат Хәйри (Хәйретдинов) 1951 елның 19 гыйнварында Илеш районының Үрмәт авылында туган.

Галимов Сәләм исемендәге бүләк лауреаты Ринат Хәйригә 74 яшь тулыр идеГалимов Сәләм исемендәге бүләк лауреаты Ринат Хәйригә 74 яшь тулыр иде
Галимов Сәләм исемендәге бүләк лауреаты Ринат Хәйригә 74 яшь тулыр иде

19 гыйнварда, билгеле башкорт шагыйре, публицист, прозаик, Галимов Сәләм исемендәге бүләк лауреаты Ринат Хәйригә 74 яшь тулыр иде.

Ринат Хәйри (Хәйретдинов) 1951 елның 19 гыйнварында Илеш районының Үрмәт авылында туган. 1969- 1974 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алган. Студент елларында ук Башкортстанның халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов белән бергә республика районннары буйлап йөри, шигырьләрен укыган.

Укуын тәмамлагач, Ринат Хәйри туган төягенә кайтып, Тыпый сигезьеллык мәктәп директоры итеп тәгаенләнгән. Тиздән аны «Маяк» район гәзитенә бүлек мөдире итеп эшкә чакырганнар. Ринат Хәйри егерме ел гомерен журналистикага багышлаган. «Кызыл таң», «Башкортстан» гәзитләре, «Һәнәк» журналы белән хезмәттәшлек итә, радиода һәм телевидениеда чыгыш ясаган. 1986 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы булган.

1980 елда Башкортстан Язучылар берлеге кушуы буенча «Ләйсән» иҗат берләшмәсенә нигез салган һәм озак еллар аңа җитәкчелек иткән. Кызганычка каршы, якташ шагыйребез 1990 елның 5 сентябрендә вафат булган.

Кыска гына гомере эчендә Ринат Хәйри бай мирас калдырды. «Әле яз башы гына» (1983), «Минем уенчыкларым» (1986), «Хәрефләр парады» (1988) исемле шигъри җыентыклары басылып чыкты. Үзе үлгәннән соң «Эзлим сине» (1990), «Канатлар кайда үсә» (1993), «Әйтелмәгән васыять» (1995), «Мин үзем яшен идем» (2000), «Укырга өйрәнәбез» (2002), «Тылсымлы сандык» (2010) исемле китаплары дөнья күрде. «Корбан» поэмасы һәм «Эзлим сине» шигырьләр җыентыгы өчен Галимов Сәләм исемендәге республика яшьләр премиясенә лаек булды.

Әдипнең шигырьләрен, поэмаларын, балалар өчен язган әсәрләрен һәркем яратып укый. Моңлы һәм тирән мәгънәле җырлары сәхнәләрдә еш яңгырый. Якташыбызның яшәүгә көч бирә торган, гүзәллек хисләре тәрбияләгән иҗаты безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

Иҗат

Әле яз башы гына

 

Соңгы карлар җир белән

Кунырга ашыгалар.

Кыш үтмәгән, җәй җитмәгән,

Әле яз башы гына.

Гөлләр, әнә, кояш кебек,

Тәзрәгә елышалар.

Агачларда һәм күңелдә

 Бөреләр тузышалар.

Йорт кыегы, тамчылардан

Елмаюлы яз арасыннан тора.

Тамчылар, кәккүктәй, кышның

 Гомерен санап тора.

Бар дөньяның үзгәрешләр,

Яңарыш көткән мәле.

Ә син менә көз көтәсең,

Көзгә бик ерак әле.

Безнең бөтенесе дә алда,

– Кирәкми ашыгырга!

Җәй җитмәгән, кыш үтмәгән,

Әле яз башы гына!

 

Сине көтәм

 

Ничә еллар мин эзлим сине,

Хыялымда йөр(е)ткән Таң кызын!

Син үзең дә зар-интизар булып

Йөрисеңдер япа-ялгызың.

Сине көтәм, сине генә көтәм,

Күңел күзе күрми бүтәнне.

Сизәсеңме минем эзләгәнне,

Тоясыңмы минем көткәнне?

Минем өчен генә туганыңны

Белмисеңдер, бәлки, үзе дә.

Юлларымда ләкин бер очрасаң,

Син танырсың мине күземнән.

Очрашканда безнең күзләребез

Йөрәкләрдә сөю кабыныр.

Бер-беребез өчен генә тугач,

Кавышырбыз, иркәм, барыбер.

 

Рәхмәт язмышыма

 

Күңелем тоймый башлагач

Шатлыкның язын да,

Синең белән кавыштырды,

Мең рәхмәт язмышыма.

Өметем гөлләре кабат

Чәчкәгә бөреләнде.

Батырларны хәтерлим,

Хөрмәтләп тереләрне.

Әйберләр кабат меңнәрчә

Төсләргә буялдылар.

Мәңгелек йокыга талган

Җырларым уяндылар.

Ышанып карыйм хәзер

 Килер көн балкышына.

Мең рәхмәт безнең юлларны

Бер иткән язмышыма.

 

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас