Тормышка гашыйк шагыйрь Ринат Хәйринен тууына 19 гыйнварда 74 ел тула. Безнең буын кешеләре аны талантлы шагыйрь итеп кенә түгел, үткен телле журналист, юмор һәм сатира остасы, прозаик итеп тә беләләр. Ринат балалар өчендә уйлап-уйнап түгел, ә алар теле белән язды. Бәлки ул сөекле кызы Ләйсән белән яңадан «туып» аныңча иҗат иткәндер. Сабакташлар итеп, Ринат безнең гаиләне дә һәрчак якын күрде. Бигрәк тә улларыбыз белән уртак тел табып, берара «малайларча» әңгәмә коралар иде.
Ринат һәм Флүс Үрмәттә бер урамда, якын күршеләр булып үсә. Югары белемне дә Уфада бер чорда алдык. Без, Илеш талиблары, бердәм һәм актив. Бигрәк тә бәйрәмнәрдә, Ринат якын дусты - Рәмис Камалов һәрвакыт аккордеоны белән яшьләр уртасында иде. Ринат табигать, җыр, моң, авыл кешеләрен яратты һәм шулар аның күңел дөньясын баеткандыр да. БДУда укыганда ук аның «Яшь көчләр» альманахында күп шигырьләре дөнья күрә. Килеш-кыяфәте, дөньяга ачык йөзле карашы, кешеләрне җәлеп итеп торган Ринатның һич икеләнүсез туган ягына кайтып эшли башлавы да аның авыл баласы, район патриоты булуын күрсәтә. Ул чор хәбәрчеләре халык арасында күбрәк булдылар. Алар һәрнәрсәне үз күзләре белән күреп, эш урынында ныклап төпченеп, фактларны дәлилләп яздылар.
Иҗатташ дуслары районга килгән саен, аларны мәктәп укучылары, авыл халкы белән очраштырырга тырышты. Мәрхүм булганнан соң дуслары Илешкә Ринатны искә алу кичәләренә килеп тордылар. Безнең мәктәптә генә дә Назар Нәҗми, Кадим Аралбай, Зарема Әхмәтҗанова, Галим Хисамов, баянчы Рамил Курамшин, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим искә алу кичәләрендә булды. Бу очрашулар балалар күңелендә онытылмас хатирәләр калдыргандыр.
1986 елдан СССР Язучылар берләшмәсе әгъзасы, вафатыннан соң «Эзлим сине» китабы һәм «Корбан» поэмасы өчен Республиканың Г.Сәләм ис. премиягә лаек булган, Башкортстан китап нәшриятендә 9 китабы чыккан якташыбыз Ринат Хәйринең иҗатын илешлеләр онытмас. Чөнки ул үзе дә якташларын, Илешне ихлас яратты. Һәр төбәк үзенең халкына якты эз калдырган шәхесләре белән дан тотучан. Язарга өлгермәгән шигырьләре, серләре мәңгелеккә бик яшьли киткән шагыйрь онытылмас.
Халисә РӘҖӘПОВА, ветеран укытучы. Исәмәт авылы.