Г. Гайнетдинов крестьян - фермер хуҗалыгында үз эшен яхшы белгән хезмәткәрләр эшли һәм күбесе озак еллар буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт
куеп, югары күрсәткечләргә ирешә. Алар тырышлыгы белән хуҗалык проблемалары хәл ителә, алдагы көнгә ышаныч туа.
Баш инженер Мәсгүт Ханнановның 15 елдан артык булган эш тәҗрибәсе аның югары хезмәт сөючәнлеге һәм үз эшенә тугрылыгы турында сөйли. Бу еллар дәвамында ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте, һәр йөкләнгән эшкә җаваплы һәм намуслы карый.
Үз хезмәте остасы җитештерү программасын, ремонт-эксплуатация ихтыяҗларын матди-техник тәэмин итүнең перспективалы һәм агымдагы планнары проектларын эшләүдә, шулай ук чыгымнарның прогрессив нормаларын кулланып, матди ресурсларга ихтыяҗларны билгеләү нигезендә кирәкле җитештерү запасларын булдыруда катнаша.
Мәсгүт Мәгъсүм улы матди-техник ресурсларны күмәртәләп сату тәртибендә сатып алу мөмкинлеген ачыклау максатыннан оператив маркетинг мәгълүматларын өйрәнү белән шөгыльләнә, матди ресурсларны килешүләрдә каралган срокларга ярашлы рәвештә китерүне, аларның сыйфатын, санын, комплектлылыгын һәм хуҗалык складларында саклауны контрольдә тотуны тәэмин итә. Максималь табыш алу максатыннан җитештерү чыгымнарын киметү юлларын
эзләүгә күп игътибар бирә.
Техникаларны кыр эшләренә тиешенчә хәзерләп кую, кыска вакыт эчендә барлык агротехника чараларын җиренә җиткереп башкарып чыгу өчен күп тырышлык куярга кирәк. Бу җәһәттән хуҗалыкның инженеры үз бурычларын җиренә җиткереп үтәү нәтиҗәсендә проблемаларга
юл куелмый.
- Мәсгүт Ханнанов җаваплылыгын яхшы аңлап эшли. Мондый хезмәткәрләр күбрәк булса, авыл хуҗалыгында проблемалар да бермә-бер кимер иде, - диде
хуҗалык җитәкчесе Гыйлемҗан Гайнетдинов хезмәткәрнең эшенә уңай бәя биреп.
Узган елда авыл уңганы агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Бу безнең хуҗалык өчен зур мәртәбә.
М.Ханнанов үрнәкле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Винария Иксан кызы белән 2 кыз тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды.
Клара ХӨСНУЛЛИНА, баш бухгалтер.