Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 08:25

Актив катнашабыз

Узган елның декабрь аенда 2024 елда Урындагы инициативаларны яклау программасында катнашу буенча Сәеткул авылы гражданнарының йомгаклау җыены узды.

Октябрь-ноябрь айларында үткәрелгән җыелышларда без авыл халкын борчыган мәсьәләләрне тикшердек, иң кискен һәм беренчелләрен ачыкладык.

Клуб бинасында узган җыенга актив һәм битараф булмаган авыл халкы килгән иде. Агымдагы елда “МТЗ -81.1” тракторы өчен прицеп һәм тагылмалы җиһазлар сатып алырга кирәклеге билгеләнде. Моның өчен бик күп акча кирәк булачак, һәм республика ярдәменнән башка булдыра алмыйбыз, моны һәр авыл кешесе аңлый һәм үз өлешен кертергә әзер. Эш бик мөһим һәм кирәкле, чөнки авыл биләмәсен төзекләндерү, чисталык һәм тәртип безнең һәрберебезгә кирәк.

Әнисә ИСЛАМОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас