Ябалак авыл биләмәсе берничә ел дәвамында Урындагы инициативаларны яклау программасы конкурсында җиңеп чыкты.
Әлеге программа авылда мөһим проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Халык мөһим проблеманы үзе билгели һәм аны тормышка ашыруда катнаша, башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм күләмен, аларның үтәлешен даими тикшереп тора.
Эшләргә килгәндә, 2016 елда “МТЗ81.1” тракторы сатып алынды, 2017 елда Илеш авылы клубы бинасы ремонтланды, 2018 елда балалар бакчасы төзекләндерелде, 2019 елда Иске Татышта су белән тәэмин итү системасы сафка бастырылды, 2020 елда Югары Юлдаш авылы клубы яңа сулыш алды, 2021 елда Ябалак авылы өчен спорт мәйданчыгы сатып алынды, 2023 елда Илеш авылында су белән тәэмин итү системасы ремонтланды.
Агымдагы елда Ябалак авылы гражданнары җыенында Ябалак авылын су белән тәэмин итү системасын ремонтлау мәсьәләсе күтәрелде. Чарага килгән халык проектка үз мөнәсәбәтен белдерде, тәкъдимнәр кертте, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Авыл биләмәсе халкы Ябалак авылы кешеләренең карарын бертавыштан хуплады.
Гөлүсә ПАВЛОВА, эшләр белән идарә итүче.