Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 05:30

Илеш яугирләренә – бездән ярдәм

Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң, гадәти яшәү рәвешебез, уйларыбыз, тормыш максатларыбыз, хыялларыбыз үзгәрде. Бердәмлек, татулык, бер-береңә ярдәм итү, ватанга тугрылык, якташларыбызга булышу төшенчәләре актуальгә әйләнде.

Илеш яугирләренә – бездән ярдәмИлеш яугирләренә – бездән ярдәм
Илеш яугирләренә – бездән ярдәм

Бу авыр чорда халыкның берберсенә якынайганы, игътибарлы булуы ныграк сизелә башлады. Фронттагылар безнең гуманитар һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә илешлеләр махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итүдән туктап тормый. Тиздән февраль аенда чираттагы ярдәм фронттагыларга җибәреләчәк. Бу тема хакында кызыксынып, гуманитар ярдәмне кабул итү пунктының оператив штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек.

 –Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында нинди чаралар күрелә? Шул турыда аңлатып китсәгез иде.

- Хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатында районда байтак чаралар нәтиҗәле гамәлгә ашырылып килә.

Ярдәмне җыяр алдыннан, башта якташларыбыз белән бәйләнешкә чы-гып, фронтта нәрсәләр кирәклеген белешәбез. Аларның сораулары буенча кирәк-яраклар исемлеге төзибез. Алдан планлаштырылган һәм планнан тыш та гуманитар ярдәм тупларга туры килә. Кайбер вакытта алгы сызыкта булган яугирләр ашыгыч рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ә без үз чиратыбызда 2-3 көн эчендә гуманитар йөкне җыеп, тиз рәвештә әзерләп, фронтка озатабыз. Әлеге кышкы чорда алар аеруча җылы киемнәргә, җылыткыч әйберләргә мохтаҗ.

 –Техникалар белән тәэмин ителеш ничек?

–Транспорт чаралары белән тәэмин итү– иң актуаль мәсьәлә. Машиналарда алар алгы сызыкка йөк алып бара, яраланган яугирләрне алып чыга, кирәк чакта утын, агач та ташыйлар. Шуңа күрә прицеп та бик кирәк аларга. Бу җәһәттән якташларыбыз сораганнан соң ук аларны техника белән тәэмин итәргә тырышабыз. Тупланган ярдәм, әзерләнгән техникалар олау белән озатыла, билгеләнгән адрес буенча иясенә илтеп тапшырыла яки үзләре якынрак урыннан чыгып алалар.

–Чираттагы ярдәмне җыя башладыгызмы?

–Шунысы сөенечле , илешлеләр актив, дәррәү кушылып, гуманитар ярдәмне тиз арада җыя. Шул рәвешле әлеге изге эштә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәм.

Чираттагы ярдәмне февраль аенда җибәрергә уйлыйбыз. Бу юнәлештә кирәк-яраклар исемлеге төзелеп, эш башланды. 100ләгән окоп шәмнәре әзерләнде, яралыларны алып чыга торган носилкалар тегелде. Әлеге эшләрдә ”Братство разведчиков” төркеме дә, башка төрле төркемнәр оешып та, авыл биләмәләре дә, район оешма-предприятиеләре дә, битараф булмаучылар да үз өлешен кертә.

Гомумән, райондашларның яугирләргә ярдәм итеп торулары, аларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә битараф булмаулары шатландыра. Оешмалар, авыл халкы бердәм һәм актив рәвештә гуманитар ярдәм җыюда, транспорт белән ярдәм итүдә булыша. Безнең бурыч, катлаулы чор булуына карамастан, рух көченең нык булуы, бердәмлек күрсәтү, уңай энергия тарату, шул чакта барысы да яхшы якка үзгәрер. Шул мәрхәмәтлелек, изге күңеллелек, патриотик рухлылык кебек сыйфатлар аркасында без һәрвакыт дошманнарыбызга каршы тора алдык, хәзер дә аларны җиңәрбез. Шунысын да онытырга ярамый: солдатлар өчен ныклы тылны гаиләләре, шулай ук туган ягы халкы тәэмин итә.

Хөрмәтле райондашлар!

Битараф булмаган һәркем түбәндәге адрес буенча гуманитар ярдәм җыюда катнаша ала. Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 (Яркәй авыл советы авыл биләмәсе бинасында).

Бәйләнеш өчен телефоннар: 8-927-32-82-982, 8-963-137-92-20.

Әңгәмәдәш Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Илеш яугирләренә – бездән ярдәм
Илеш яугирләренә – бездән ярдәм
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас