Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 08:05

Күләмле чаралар башкарыла

Йонны авыл советы авыл биләмәсе урындагы инициативаларны яклау программасында актив катнаша.

Йонны авылында өлешләтә су линияләре ремонтланды (2021 ел), Түбән Яркәйдәге Гаилә паркында тренажерлар урнаштырылды, волейбол мәйданчыгы төзекләндерелде (2022). Анда өлкәннәр һәм балалар актив шөгыльләнә. Узган елда Йонны авылында эчәр су системалары каралды. Шуның аркасында авылның һәр кешесе эчәр су белән тәэмин ителгән.

Программаны гамәлгә ашыруда авыл халкы, спонсорлар, инициатив төркем һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты. Шуңа күрә без аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Программада катнашу максатыннан агымдагы елда да гражданнар җыеннары уздырылды һәм Түбән Яркәй авылының Гаилә паркында хоккей тартмасын сатып алу һәм урнаштыру кирәклеге билгеләнде. Киләчәктә дә халык белән уртак тел табарбыз һәм нәтиҗәле эшләрбез дип өметләнәбез.

 Зөләйха ИСЛАМГАЛИЕВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас