Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 08:15

Проблемалар хәл ителә

Урындагы инициативаларны яклау программасы авыллардагы мөһим проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Рсай авыл советы авыл биләмәсе тугызынчы тапкыр әлеге программада катнаша.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге проект ярдәмендә юллар, урам яктырту челтәрләре, су белән тәэмин итү объектлары һәм биналар ремонтлана, территория төзекләндерелә, уен мәйданчыклары, спорт объектлары сафка бастырыла һ.б. Шул ук вакытта күп кенә социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү, барыннан да элек, халыкның инициативасына һәм активлыгына бәйле. Аның нинди проектны тормышка ашырачагын һәм моның өчен нинди тырышлыклар куярга әзер булуын нәкъ менә халык үзе хәл итә.

Алда 2024 елга аяк бастык, димәк яңа идеяләрне тормышка ашырырга вакыт. Рсай авыл советы авыл биләмәсе тугызынчы тапкыр әлеге программада катнаша. Бу җәһәттән төбәктә халык җыеннары үткәрелеп, анда мөһим мәсьәләләр каралды. Бүгенге көндә юлларны ремонтлау актуаль булып кала. Бу тәкъдим йомгаклау җыелышларында да хупланып,чарага килгән һәркем проектка карата үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте, ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Гөлзада ГӘРӘЕВА, эшләр белән идарә итүче.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас