Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 гыйнвар 2024, 07:45

Теләкәйдә бәлеш тәмле

Республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты БР Хөкүмәте һәм «Аек Башкортстан» төбәк җәмәгатьчелек хәрәкәте белән берлектә «Аек авыл» конкурсы үткәрелеп килә.

Теләкәйдә бәлеш тәмлеТеләкәйдә бәлеш тәмле
Теләкәйдә бәлеш тәмле

Агымдагы елда әлеге акциягә Теләкәй авылы да актив кушылды һәм бу җәһәттән авыл клубында “Бәлеш” бәйрәме узды.

Чарада район Советы секретаре Игорь Никифоров, Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Вильданов, “Якташлар” оешмасы җитәкчесе Фәгыйтҗан Зарипов катнашты.

Әйтергә кирәк, агымдагы елның беренче көнендә үк ”Аек авыл 2024” конкурсының республика этабында катнашучы Исанбай авыл советы авыл биләмәсенә караган Теләкәй авылында халык җыены уздырылып, анда территориядә алкоголь сатуны тыю турында карар кабул ителде. Әлеге тәкъдимнең инициаторы булып, “Якташлар” оешмасы җитәкчесе Фәгыйтҗан Зарипов чыгыш ясады. Авыл халкы әлеге инициативаны зур хуплау белән кабул итеп, әлеге карар өчен тавыш биргән.

Чараны Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Вильданов ачып, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли бәйрәмнәрен саклау һәм киләчәк буынга җиткерү безнең бурычыбыз булуын әйтеп үтте. “Якташлар” оешмасы җитәкчесе Фәгыйтҗан Зарипов бәйрәмнең әһәмиятен, бердәм булырга кирәклеген бәян итеп, изге теләкләрен юллады. Игорь Никифоров теләкәйлеләргә уңышлар теләп, бәйрәмнең үз югарылыгында оештырылуын, урындагы халыкның ихласлыгын, активлыгын билгеләп, муниципаль этапта җиңгән өчен 300 мең сумга сертификат тапшырды. 2024 - Русиядә Гаилә елы уңаеннан бар гомерен “Илеш МТС” җәмгыятендә савучы булып эшләгән, әлеге вакытта лаеклы ялда булган, 9 баланы үз канаты астына алган олы йөрәкле Әнисә Ямалова Исанбай авыл советы авыл биләмәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук балаларының сыйныф җитәкчесе Нурия Зарипова да теләктәшлек сүзләре белән чыгыш ясап, бүләкләрен бирде.

Бәлеш - халкыбызның иң кадерле кунакларга, бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы. Хәер, уңган хуҗабикәләр хәзер аны гадәти көннәрдә дә пешереп, гаиләсен сыйлый.

Теләкәй авыл клубына килеп керү белән тәмле камыр ризыгы исе борынга килеп бәрелде. Бәйрәмгә килүчеләрне “Әхирәтләр” төркеме әгъзалары, “Илеш МТС” җәмгыяте савучылары, авылның уңган хуҗабикәләре әзерләгән – тәмле бәлешләрдән сыгылып торган өстәлләр каршы алды. Катнашучылар зур бәлеш, вак бәлешләр әзерләп, аларны ярма кушып җимештән, ит белән бәрәңгедән, карабодайдан, кабак белән ярмадан, баланнан, эчәге-карын белән ярмадан пешереп алып килгәннәр. Алар һәрберсе үзе әзерләп алып килгән бәлеш турында аңлатма биреп үтте.

“Илеш МТС” җәмгыятендә повар булып эшләп, лаеклы ялга чыккан авылның аш-су остасы Фәнзилә Таһирова бәлеш әзерләү сере белән уртаклашты. “Бәлешне мин бик тә яратып пешерәм. Ул борынгыдан калган туклыклы ризык булып тора. Мин аны итне, суганны күп салып пешерәм, камырын юка итәм. Әйткәндәй, рецепты юк аның. Аны һәр хуҗабикә үзенчә эшли, һәркемнең үз сере була. Бәлешне әзерләгәндә бераз моңаеп та китәм инде. Чөнки әнием бик оста итеп пешерә иде, барыбер аныңча булдырып булмый. Капкачын җырлыйҗырлый бөрәм”, - ди ул.

Бәйрәм уен-көлке, жыр-бию белән үрелеп барды. Төрле халык уеннары оештырылды, аш-су турында табышмаклар, кызыклы сораулар әйтелде. Азактан чара чәй табыны артында, телеңне йотарлык тәмле бәлешләрдән авыз итеп, күңел ачып дәвам итте.

 Өстәлләребездә тәмле ризык, сыйхөрмәт булганда яшәү ямьле була. Милли азыкларның үзенчәлеге, горефгадәтләребезгә ихтирам, бер-беребез белән аш-су әзерләү серләре белән бүлешү һәм аралашу максатыннан үткәрелгән күркәм бәйрәм теләкәйлеләрдә онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Лира ГӘРӘЕВА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА.

Теләкәйдә бәлеш тәмле
Теләкәйдә бәлеш тәмле
Теләкәйдә бәлеш тәмле
Теләкәйдә бәлеш тәмле
Теләкәйдә бәлеш тәмле
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас