Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга хәрби хезмәт үтүче аерым категория кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турындагы Указның гамәлдә булуын озайтты. Ноябрьдә расланган документ 2023 ел ахырына кадәр гамәлдә булды.
Указ белән 2023 елның 10 ноябреннән соң Русия Кораллы Көчләрендә харби хезмәт үтү өчен контракт төзегән мобилизацияләнгән һәм хезмәткә чакырылучылар өчен 100 мең сумнан бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнгән. Шулай ук түләүләр чакырылыш буенча хезмәт итү урынына контракт төзүче запаста булмаганнарга да кагыла.
Указ Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле башкорт мотоукчы батальоны һәм төбәк тарафыннан оештырылган башка подразделениеләр сугышчыларына кагылмый. Түләүләр мобилизацияләнгәннәрнең һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның федераль һәм төбәк законнарда каралган башка түләүләр яки социаль ярдәм чаралары алу хокукын билгеләгәндә исәпкә алынмый.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның гыйнварында республика Башлыгы һәр алты ай саен үз зонасында Башкортстан ирекмәннәре өчен 200 мең сум түләү турында Указга кул куйган иде.