Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 гыйнвар 2024, 06:50

Каникуллар китапсыз күңелсез

Календарьдан карый-карый каникулны көттек. Картәти-картәниләргә кунакка кайтыр көннәр килде. Канатланып, «Калина»бызда кайтып киттек.

Каладан килүебезне картәти капка кырында каршылады. Капкадан керүгә «каравылчы» Караборынга кадәр, куанычтан койрыгын күтәреп каршыбызга килде. Картәни килешле күлмәгендә, кухняда казан кырында кайнаша. Картлык капиталы килгән көннән картәнием – кондитер, кулинар, картәтиемчә, «кухня королевасы». Килеп керүгә кысып-кысып кочаклады. Кыздырган кыстыбыйларын, катлам-катлам коймакларын куеп кыстады.

Күптән килмәгәнбез. Кышкы каникул көннәре, кар көрәүләр, кардан Кар кызын коеп куюлар, Кашкардан куяннарның карда калдырган кыланышларын күзәтүләр, кышлаучы кошларны кайгыртып «кунакханә»ләр куюлар... күңелләрдә калган.

Картәнием күркәмләнеп киткән касабаларын, катлыкатлы кибетләрен күрсәтте. Кием кибетләре кырында, кысыкта – китаплар. Китапларга карап, күзләр кызыга. Кирәклерәген карасам, кыйммәтлелеге күңелне кыра. Картәни күптәнге китап кибетен күрсәткәч, кердек. Кереп карасак... кием кибете. Коммерсантларга киемнәрдән кергән керем китапларныкыннан күбрәктер, күрәсең. Китапларның кадерен күккә күтәрүче картәниемчә, кешенең күңел каралыгын купшы кием капламыйдыр каплавын. Картәтиемчә - кешенең кешелеге китапка карата карашыннан күренә. Кешегә керсәм, китаплар киштәсен кыйммәткәрәк күрәм (Коръән кушканча, көн күргән картәниемнең кушканнарын колагыма киртергә күнеккәнгәдер).

Калабыздагы катлы-катлы кием кибетләрен күп күргән, кәнишне. Кергәч, караштырырга кирәктер. Киемнәр күплегенә күзләр күптән кызыкмый кызыгуын. Кечкенә Көнсылуның күзләре курчактай киендереп куелган «кешеләр»гә кызыкты. Картәнием, кыйммәтлелегенә карамый, кыска кызыл күлмәкне кидереп карады. Килешлелеген күреп, калган капиталын калдырса калдырды, Көнсылуның куанычы кадерлерәктер. Кызларның күзләрен кызыктырып кына кияр күлмәген.

Канцелярия кибетеннән кайтарган краска-кисточкаларны «кәртинкәләрне коеп куючы» (картәниемчә) күрше кызына күрсәттем. Килешенгәнчә, күмәкләшеп китапханәгә киттек. Кечкенәләр – күп кенә. Китаплар караштыралар, караганнары кире киштәләргә китереп куя. Китапларны кадерләргә күнеккәннәр, күрәсең. Китапханәләр конкурсында катнашкан китапханәчебезнең күңеле күтәренке, көләч күзләрендә канәгатьлек күренә. Китап кешене күркәм күрсәтәме? Китапны кадерләгән кечкенәләрне күреп күңеле күтәрелгәнме китапханәчебезнең? Крыловның китаплар күргәзмәсен карадык. Курчаклар килештереп «Квартет»ын күрсәттеләр. Китапханәче күрсәткән кроссвордтагы кызыл квадратларда «Крылов», «Квартет»ларны күреп куандык. Китаплар караштырып, Кәтибә Кәрим кызы Кинҗәбулатованың «Колынчак» китабын кыстырып кайтып киттек. Кичен китаплар караштырдык.

 Күрче, Көнсылуыбыз китаптан «Кара карга кардан килә, канатларын кага килә»не кат-кат кабатлаудан – канәгать. Картәниемнең «Кара карга килсә, кояшлы көннәр килер»ләрен күңелемә кирттем. Картәнием кулындагы Кадыйрованың китабындагылардан күңеле кителгәнгәме, кулъяулыгы күзләрен каплаган. Китап көлдереп кенә калмый, кайчагында, киресенчә, кыенлыкларга калдыра. Картлыкларына карамастан, картәтиләрнең китап киштәләрендә китаплар күп кенә. Казан каласыннан кызлары кайтарган кадерле «Корьән» китабы кечкенәләрнең кулы кагылмаслык киштәгә куелган. Кайчандыр комсомол, коммунист картәтием кыйбласын Корьәни Кәримгә караткан. Кешеләргә кыямәт көне киләсен, кыласыларны кемнәргәдер калдырмаска, көчкуәтеңнән, кулыңнан килгәндә корып калырга куша. Күпне күргән, күпне кичергән картәтиемә карап куанам. Көнсылуга китапны кәгазьдән, кәгазьне Кытайда калыпка китерүләрен, композиторларның күңелләрендәге көйне китапка «киртеп» куюларын, кемнәрнеңдер китаптан карап көйләүләрен күзаллавы кыендыр.

Китаплар каникул көннәремдә күңелемә күпме куаныч китерде. Көндәлегемә «кимергән» китапларымны, китаптагы кайбер киңәшләрне кертеп куйдым. Китап – киңәшче, көрәшче, күңелсезнең күңелен күрүче, көчсезгә көч кертүче, кешенең культурасын күрсәтүче.

 Кем күбрәк «кыйрата»?

Колынчагымның күңелендәгесен «к»ларга көйләүче картәнисе Рима СӘЕТОВА. Этәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас